Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида балалар провизор госпитале эшли башлады

Коронавирус белән бәйле вәзгыятьнең көннән-көн начарлануы хакында ишетеп, укып беләбез. Татарстанда көн саен коронавирусның бик яңа очраклары ачыклана.

  Лениногорскида да инфекция белән хәлләр киеренке.

Пандемия башланганнан алып, бүгенге көнгә кадәр Лениногорскида коронавирусның 417 очрагы теркәлгән. 366 кеше әлеге чирдән терелгән. Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, авыру – вируслы пневмония, коронавирус яшьләргә, хәтта балаларга да йога.

Лениногорск балалар хастаханәсендә 60 урынга исәпләнгән провизор госпиталь эшли башлаган. Балаларга дип ачылган госпиталь үз эшен башлауга 30га якын пациент белән тулган да инде. Дөрес, монда лениногорскилылар гына түгел, ә бу госпиталь көньяк-көнчыгыш зона өчен эшли.

Медсанчасть поликлиникасында эшләүче провизор госпиталь 90 урынга исәпләнгән, бүлектә олы кешеләр дәвалана.

Баш табиб сүзләренчә, коронавирус инфекциясе яшәрә, дәваланучылар арасында 1980, 1990 елгы пациентлар да бар. Авыруларны дәвалау өчен көненә 2,5 тонна кислород тотыла. Ул көненә бер мәртәбә, ә кайчакта кирәк булганда – ике мәртәбә Бөгелмәдән сыек хәлдә китерелә. 1 литр сыек хәлдәге кислородтан 1, 13 килограм газ хәлендәге кислород чыга.
Госпитальдә дәваланучыларның күбесе – прививка ясатмаган, ди баш табиб. Бары 1-2 проценты гына вакцинация алган. Бүгенге көндә 26 мең 300 лениногорскилы прививка ясаткан.

Хәзер инде ревакцинация ясату вакыты да җитте. Беренче вакцинаны гыйнварда алучылар өчен ревакцинация чоры. “Пандемия вакытында ревакцинация, әлбәттә, кирәк. Поликлиникада булган вакцинацияләрнең кайсын ясатсаң да ярый. Бер компонентлы “Спутник лайт” белән ковид белән чирләгәннәр ревакцинация уза ала. Ул шулай ук чит ил гражданнарына ясала, алар аны түләп ясата. Прививка авырудан саклый дип тулысынча гарнантия биреп булмаса да, алар авыруны җиңелрәк кичерә, авыру чоры айлар буенча сузылмый”, - дип аңлатты Рим Әмиров.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев