Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды  (ФОТОЛАР)

Бүген халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү көне. Шәһәрдә Мәңгелек ут янында тантаналы митинг һәм Җиңү парады узды.

 


Әнә алдагы рәтләрдә бармак белән генә санарлык ветераннарыбыз утыра. Түшләрендәге орден-медальләре кояш нурларында балкып, аларның йөзен балкыта. Ә күңел түрләрендә утлы сугыш еллары хатирәсе.

Тантаналы митингка чыгучы лениногорскилылар да шактый иде. Гаиләләре белән бергәләп, шулай ук ​​район авылларыннан килүчеләр дә күренде.
- Без ел саен кызыбыз һәм улыбыз белән бергә, дүртәүләшеп 9 май парадына чыгабыз. Үсеп килүче балаларыбыз безнең тынычлык өчен көрәшкән ветераннар турында онытмасыннар иде дип телибез. Геройларга-солдатларга рәхмәт, барча лениногорскилыларны бәйрәм белән, - ди Вәлиевлар гаиләсе.


Лениногорскилыларны бәйрәм белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрик итте.

Безнең районнан 12 меңгә якын кеше яу кырына киткән. Шуның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көндә шәһәр һәм районда 49 ветеран исән-сау.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын Россельхознадзорның Татарстан бүлеге җитәкчесе Нурислам Хәбипов җиткерде.

Шәһәр һәм район Ветераннар советы рәисе урынбасары Николай Степанов та хермәтле ветераннарга рәхмәт сүзләре ирештерде.

Мәңгелек утка чәчәкләр, веноклар куелды. Бер минут тынлык игълан ителде. Тыныч тормыш теләп, күккә ак күгәрченнәр очырдылар.

Аннан саф-саф булып тезелеп, хәрбиләр, кадет мәктәбе укучылары парадта катнашучылар узды. Хәрби машиналар үтте.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Розалия Мостафина тексты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев