Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган автойөреш үтте (ФОТОЛАР)

Җиңү көне якынлашкан көннәр. Шатлыклы да, моңсу да бу көннәрдә. Район һәм шәһәрдә төрле чаралар уза: ветераннарны котлыйлар, яу кырында башларын салганнар, безнең арадан әле күптән түгел генә киткәннәрне сагынып искә алалар.

 Бер төркем ветеран быел да Җиңү көненә багышланган  автойөреш акциясендә катнашты. Бездә дүртенче ел рәттән уза ул. Ветераннарны машиналарга утыртып, шәһәр урамнары һәм район аша үтәләр. Быел Җиңү көненә махсус бизәлгән 5 җиңел машинада 10 ветеран шәһәрдәге берничә җирдә тукталыш ясап, “Мәңгелек ут” янына юнәлде. 
  Сугыш ветераны  91нче яше белән баручы Александр Гуськов сугыш хатирәләрен сөйләде. Сугыш башланганда, аңа 13 яшь була. 1943 елның  октябрендә аны фронтка алалар. Апасына ияреп, әз-мәз трактор йөртә торган була. Шуңа аны автополкка машина йөртүче итеп алалар. Ленинград блокадасын да үз күзләре белән күрә, камалышны өзүдә катнаша
-9 Май – Җиңү көнен Украинаның Выборг шәһәре янындагы кырда каршы алдым. Кыр тулы мина иде, сугыштан соң шуларны чистарттык, ди Александ Григорьевич. 
  Мәхмүт абый Мостафинга 89 яшь. Илгә Җиңү килү турындагы хәбәрне ул Мәскәү янында ФЗОда ишетә.
-Ул вакытта нинди хисләр кичергәнне бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, ди ул. – Әлбәттә, шатлыкның чиге юк, ул минем өчен иң бәхетле көн иде. Ә сугыш башланганда,  без яшүсмер малайлар идек. Сугыш башланган көн бөтен кешенең кайгыруы, елап-елап, фронтка озатулар булып гомергә хәтердә калды, - ди ул. 
  Автойөреш ДОСААФ автомәктәбе яныннан кузгалып, шәһәрнең үзәк урамнарыннан үтте. 6нчы мәктәп янында, 12нче лицейда тукталып, ветераннар мәктәп укучылары белән очрашты, алар белән фотога төштеләр, “Мәңгелек ут”  янында бер минут тынлык белән искә аодылар, чәчәкләр салдылар. 
-Безнең өчен бик дулкынландыргыч һәм зур бәйрәм. Илгә җиңү китергән ветераннарга рәхмәтебез чиксез. Сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим, - диде чарада катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова. 
   Бүгенге көндә шәһәр һәм районда  61 сугыш ветераны, 904 тыл хезмәтчәне исән-сау. Олы яшьтә булсалар да, мәктәп укучылары, яшьләр белән очрашалар. Сугыш, ул чактагы авырлыклар турында яшь буын алар сөйләгән истәлекләрдән белә. 
Белешмә: Безнең район һәм шәһәрдән фронтка 12 меңнән артык кеше киткән, аларның яртысы яу кырында ятып калган. Унике якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар. 

Алсу Миңнебаева

Зилә Мөдәррисова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев