Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бердәм пенсия грамоталыгы көне уздырыла

29 сентябрь - Бердәм пенсия грамоталыгы көне буларак билгеләп үтелә. Моны Россия пенсия фонды оештыра. Бердәм пенсия грамоталыгы көне уңаеннан ил буенча мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йорты студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр биреләчәк. Пенсия фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре республиканың барлык районнарындагы укучыларга гражданнарның пенсия...

29 сентябрь - Бердәм пенсия грамоталыгы көне буларак билгеләп үтелә.

Моны Россия пенсия фонды оештыра. Бердәм пенсия грамоталыгы көне уңаеннан ил буенча мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йорты студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр биреләчәк.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре республиканың барлык районнарындагы укучыларга гражданнарның пенсия хокуклары турында сөйләргә җыена. Шулай ук СНИЛСның ни өчен кирәклеге, пенсия турында ничә яшьтән кайгыртырга икәнлеге турында да аңлатма биреләчәк, хезмәт хакының ни өчен "ак булырга" тиешлеге дә аңлатылачак.

Акция кысаларында Пенсия фондының җирле бүлекләрендә укучылар өчен экскурсия дә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев