Заман сулышы

Лениногорскида булачак сәламәтләндерү комплексы бинасын ремонтлыйлар

Сәламәтләндерү комплексы Куйбышев урамында булачак.

Шәһәрнең Куйбышев урамында элеккеге ТМНУ предприятиесенең бушаган офисы бинасын ремонтлыйлар. Татарстан Президентының нефть промышленносте буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы буенча һәм финанс ярдәме белән, шулай ук «Охтин Ойл» предприятиесе (җитәкчесе Р.Н. Хөснетдинов) булышлыгы белән ТМНУның элеккеге офис бинасы яңартылган төсмер ала.

Монда сәламәтләндерү комплексы булачак, эчке якта бию, тренажер заллары, шулай ук йога, аэробика белән шөгыльләнер өчен заллар җиһазландырыла. Өстәл теннисы уйнар өчен дә мөмкинлек булачак. Шахмат, бильярд, волейбол, баскетболга заллар ясала.

Комплекс беренче чиратта сәламәтләндерүгә исәпләнгән. Беренче чиратта – ветераннарга, шулай ук шәһәр халкына да.
Комплексны ачу август ае башында булыр дип көтелә. Күптән түгел Шәфәгать Тәхаутдинов Лениногорскига килеп, комплексның ремонт барышы белән танышып китте.

Рамия Гарифуллина фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: