Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида буран һәм көчле җил

Тизлеге секундына 18 метрга җиткән кискен җил булачак. Татарстан Республикасында көчле буран кузгалачак. Шул сәбәпле күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм...

Тизлеге секундына 18 метрга җиткән кискен җил булачак.

Татарстан Республикасында көчле буран кузгалачак. Шул сәбәпле күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булачак, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-18 метрга җиткән кискен җил көтелә.

25 март төнендә һава температурасы 0 градустан -2 градуска кадәр, көндез +3тән +5 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Якшәмбе, 26 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшем, ә көндезен урыны белән яңгыр булырга мөмкин. Төнлә температура -2 дән -7 градуска кадәр булса, көндез -2 дән +3 кә кадәр күтәрелә.

Шундый ук һава торышы дүшәмбе, 27 мартта да, көтелә. Явым-төшем ихтималы саклана, шулай ук кискен, тизлеге секундына 18 метрга җиткән җил дә фаразлана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев