Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида чүп-чарны аерып җыялар

Күптән түгел Суворов урамында заманча ясалган чүп ташлау урынын күреп шаккаттым. Нинди матур тукталыш икән дип, якынрак барсам, чүплек контейнерлары булып чыкты.

Ерактан караганда, чынлап та, автобус тукталышына охшап тора. Бергә буталган чүпне ташлау өчен аерым контейнер, ә кәгазь һәм пластик әйберләр өчен өсте ябык контейнер куелган.  Бу урынга әйбәтләп асфальт түшәгәннәр, өске өлешен дә матур итеп сары  түбә белән тышлаганнар. Аларны бергә тезеп, өстен ябып куйганнар. 
Без генә күрмәгәнбез,  мондый чүп җыю мәйданчыклары шәһәребезнең биш урынында көз көне үк урнаштырылган икән.  Алар – Җиңүнең 50 еллыгы, Гагарин, Суворов,Степная,  Набережная урамнарындагы ишек алларында бар.   
Суворов урамындагы йортларның берсенә яшәүче Галина Османова:
-    Чүп җыю контейнерларын мондый төрлесен  көз көне урнаштырдылар. Бик  җайлы һәм иркен. Мин көнкүреш калдыкларын,  монда күрсәтелгәнчә аралап,  төрләргә бүлеп ташларга тырышам, - ди.
Әлеге чүп контейнерлары “Мехуборка” җәмгыяте тарафыннан урнаштырылган, чүпне дә алар җыя. Бу турыда белешергә дип, әлеге җәмгыять филиалы җитәкчесе Ленар Шәйдуллинга шалтыраттым.
-    Киләчәктә мондый чүп салу урыннары шәһәребезнең башка урыннарында да урнаштырылачак. Быел тагын уннан артыкны урнаштырабыз. Әгәр дә һәркем бу ”яңалыкны” аңлап кабул итсә, бик яхшы булыр иде , - ди ул.
Алар аерым җыелган  кәгазь һәм пластикны Чаллыга илтеп,  яңадан эшкәртү өчен тапшыралар. Бу үзебезгә, тирә-ягыбызга сакчыл караш булдыру, дигәнне аңлата түгелме соң? Димәк, без аерым ташлаган кәгазь, яисә пластик шешә яңадан эшкәртелә, без аны  яңадан кулланачакбыз. Шуны аңлыйсы иде. 
... Ул көнне ярты сәгать буе чүплек янында махсус кемнең  ничек чүп  ташлаганын күзәттем. Ун кешенең, өчесе генә тиешенчә, ягьни кәгазьне, пластикны аерым, ә барысы бергә буталган чүпне аерым контейнерга илтте.  Мондый контейнерлар кую бер хәл, бик нык тәрбияләргә кирәк шул әле безне.

Зилә Мөдәррисова

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев