Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида гомер итүче Фатыйма әби 95ен тутырган

Фатыйма әби Ямашева 1925нче елда Сарабиккол авылында туган, шул ук елда аларның гаиләсе Тукмакка күченеп килгән

 Ишле гаиләдә кечкенә чагыннан әти – әнисенә булышып эшкә өйрәнеп үскән, аеруча, сугыш башланып,  әтиләре фронтка киткәч,  дүрт энесе һәм сеңлесен карау аның җилкәсенә төшкән

1950 елда, Фатыйма вербовка белән Куйбышев силикат заводына эшкә киткән һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшләгән, тырыш хезмәте өчен алган бүләкләре дә күп.

Лаеклы ялга чыккач ул туган якларына кайтып төпләнгән, үз балалары булмаган, күңеленең бөтен җылысын бертуганнарының балаларына, аларның балаларына биргән, бүгенге көндә алар Фатыйма әбиләрен үз әниләредәй күреп, хөрмәтләп яшиләр.Күршеләре дә аны гел яхшы яктан гына беләләр.

Янбашын сындыру сәбәпле урын өстендә ятса да, Фатыйма әби Корьән укый, һәркемгә изге теләк теләп яши

Юбилее уңаеннан,  ветеранга  шәһәр һәм район башлыгының бүләге тапшырылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X