Заман сулышы

Лениногорскида инвалидлар декадасы уңаеннан түгәрәк өстәл узды

Инвалидлар декадасы кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Дари добро» инвалид балалар оешмасы белән берлектә

инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре турында фикер алышу буенча ведомствоара түгәрәк өстәл уздырдылар.

Сөйләшү барышында өйдә белем алучы инвалид балаларның туклану сыйфаты, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә мәгълүмат табличкалары булмау, COVID - 19 вакцинациясе, дарулар белән тәэмин итү һәм тар медицина белгечләренә мохтаҗлык кебек сораулар каралды.   Шулай ук түгәрәк өстәл барышында катнашучылар инвалидлыклары булган гражданнар белән эшләгәндә комплекслы үзәк белгечләре куллана торган технологияләр, эш формалары һәм методлары исемлеге белән таныштылар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: