Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Күршеләр көнен бәйрәм иттеләр (фотолар)

Бүген шәһәребезнең иң матур урыннарның берсе - Буровиклар алеесында Күршеләр көнен билгеләп үттеләр. 7 нче территориаль җирле үзидарәсе Лениногорскиның җирле бүлеге "Бердәм Россия " белән берлектә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырды. Анда 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр һәм күрше йортларда яшәүчеләр күпләп җыелган иде. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп саф һавада биеде,...

Бүген шәһәребезнең иң матур урыннарның берсе - Буровиклар алеесында Күршеләр көнен билгеләп үттеләр.

7 нче территориаль җирле үзидарәсе Лениногорскиның җирле бүлеге "Бердәм Россия " белән берлектә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырды. Анда 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр һәм күрше йортларда яшәүчеләр күпләп җыелган иде. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп саф һавада биеде, җырлады һәм уеннарда катнашты. "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе", унберенче гимназиянең волонтерлары тарафыннан тәкъдим ителгән спорт уеннарында балалар да, өлкәннәрдә бик теләп катнашты. Көне дә кояшлы һәм җылы иде. Алар бәйрәмнән яхшы кәеф, тәмле һәм истәлекле бүләкләр белән таралашты.

- Мондый бәйрәм бар икәнен белми идек әле, рәхмәт оештыручыларга, - диючеләр дә булды.

Зилә Мөдәрисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X