Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кулланучылар хокукын яклау буенча” кайнар линия” эшли башлый

15нче март Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне. Быел ул пластиктан эшләнгән савыт-саба, шешә һәм башка пластик әйберләр белән тирә-якны чүпләндерүгә каршы көрәш девизы буенча билгеләп үтелә.

 Республика гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорски филиалы , Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне уңаеннан , сыйфат һәм хезмәт күрсәтү буенча "Кайнар линия" оештыра.  Шул уңайдан Лениногорскиның Күпфункцияле үзәгендә(МФЦ)  “Ачык ишекләр көне” була. Кулланучылар үзләрен борчыган яки кызыксындырган сораулар белән шушы үзәккә килә алалар. Шулай ук бушлай консультатция алырга да була. Белгечләр, сатып алган товарның кимчелекле ягы соңыннан гына ачыкланган булса, аны кире кайтару, хокук органнарына язма рәвештә мөрәҗәгать итү өчен гаризаны дөрес итеп язу буенча аңлатма бирәчәк. Әлеге чара 16 нчы мартта 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр булачак. 

Кулланучылар хокукын яклауны күздә тоткан “Кайнар линия” исә, 10 нчы мартта ук эшен башлый. Ул 19 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Сорауларыгыз булса, (885595) 5-17-44, 5-14-35, 5-25-87 телефоннарына иртәнге 9 дан 16 сәгатькә кадәр шалтыратырга була. Үзегезгә ничек хезмәт күрсәтүләре, кулланучы хокукы бозылу очраклары турында “Кайнар линия” буенча хәбәр итәргә, белешмә, консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X