Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Җәлил укулары" узды (ФОТОЛАР)

Бүген шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Җәлил укулары"ның район этабы узды.

Егет-кызлар "Җәлил татарча", "Җәлил русча" һәм "Җәлил турында"  номинацияләр буенча чыгыш ясадылар. 

 

Чарада кырыкка якын укучы катнашты. Иң кечкенә катнашучыга дүрт яшь кенә булса, иң өлкәненә унсигез яшь иде. Һәр катнашучы бөек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга тырышты.

Әлеге бәйгенең максаты – Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗатына карата игътибарны арттыру, аның шигырьләрен популярлаштыру, яшь буынны халык традицияләренә якынайту, сәләтле нәфис сүз осталарын барлау.

ЗИЛӘ МӨДӘРРИСОВА фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X