Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр һәм районда төрле чаралар уздырыла. Шәһәребездәге җәмәгать үзидарәләре дә бу якты бәйрәмнән читтә калмый, һәр ел саен актив эш алып бара. Кагыйдә буларак, ТОСлар үзләренең микрорайонарында яшәүче, бүгенге көндә оешма-предприятиелары таркалган пенсионерларны үз канаты астына ала, күбрәк алар белән эшли. Мәсәлән, 13 нче ТОС рәисе...

Октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр һәм районда төрле чаралар уздырыла. Шәһәребездәге җәмәгать үзидарәләре дә бу якты бәйрәмнән читтә калмый, һәр ел саен актив эш алып бара.

Кагыйдә буларак, ТОСлар үзләренең микрорайонарында яшәүче, бүгенге көндә оешма-предприятиелары таркалган пенсионерларны үз канаты астына ала, күбрәк алар белән эшли. Мәсәлән, 13 нче ТОС рәисе урынбасары Татьяна Сергеева "хуҗасыз" пенсионерларны үзенең бүлмәсенә чәй табынына чакырды. Анда унбишләп кеше килгән иде.

Бәйрәм чарасын13 нче ТОС рәисе Рәмис Галиев ачып җибәрде. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчесе Рафаэль Нурмөхәммәтов исеменнән кайнар сәламнәрен, җылы теләкләрен җиткерде.

Чәй табыны моңлы җырлар белән үрелеп барды. Илдус Камаловның гармунда уйнап җырлавы бәйрәмне тагын да ямьләнләндереп җибәрде, аларны яшьлек елларына кайтарды. Өлкәннәр үзләре дә актив катнашты: Тамара Авдиева яраткан шигырьләрен укыды, авыр һәм гыйбрәтлде язмышлары белән Фәния Галиева, Гөлчирә Аминова уртаклашты. Бәйрәмне оештыручы 13нче ТОСка һәм аның баш предприятиесы "Лениногорскнефть" идарәсенә аларның рәхмәтләре чиксез.

- Онытмаганыгыз һәм хөрмәт күрсәтүегез безнең өчен зур шатлык, бик сөендек. Йөрәкләребез әле һаман да яшь, без әле картаймыйбыз, - дип, позитив рухта бүләк-күчтәнәчләр белән таралашты. Ә инде бәйрәмгә килә алмаганнарга бүләкләрен өенә барып тапшырдылар.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев