Лениногорскида мәктәп укучылары кошлар өчен “кафе” ясады
Нефтьче – ЛГЦ компрессор җайланмалары машинистлары Рамил Шигапов белән Илнур Сафиуллин мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч, иҗат белән тулы, туган як табигате һәм аның экологиясе турында танып-белүгә багышланган дәрес үткәрделәр.
Хезмәткәрләр әлеге дәресне үткәрү “Татнефть” яшьләр инициативалары конкурсының «Татнефть-ЭКО» номинациясендә җиңү сәбәпле мөмкин булды.
Нефтьчеләр 6нчы мәктәпнең 1А классында һәм 12нче лицейның 1В классында кунакка килделәр. Алар махсус станок ярдәмендә җимлек ясау процессын сөйләделәр һәм мастер-класс күрсәттеләр, аннары беренче сыйныфлар кошлар өчен “кафе” ясап, җимлекне буяп та куйдылар.
Дәрес ахырында укучыларны тагын да күңелле мизгел көтә иде: алар янына Чебурашка килде. Ул канатлы дусларын кайгырткан өчен балаларга рәхмәт әйтте.
Җимлекләрне мәктәп ишегалдына элеп куйдылар. Монда сыерчык оясы да барлыкка килде, кошлар беренче минутта ук яраттылар.
Бу көнне укучылар безнең төбәктә нинди кошлар кышлавы турында һәм нәкъ менә салкын вакытта аларны ашату мөһим икәнен белделәр.
Фото: Сергей Трусов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев