Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Хыялымдагы туй" фестивале узды (фотолар)

2 апрель көнне шәһәрнең Никахлашу сараенда икенче тапкыр "Мин хыялдагы туй" фестивале узды. Ул Лениногорск һәм күрше шәһәрләрнең туй индустриясе вәкилләрен берләштерде. Кичәдә тамадалар һәм артистлар, фотографлар һәм видеографлар, кондитерлар, декораторлар, зәркән салоны белгечләре катнашты, хатын-кыз һәм ир-ат туй киемнәре күрсәтелде. Бу вакыйга булачак парлар өчен махсус оештырылды. Нәкъ менә...

2 апрель көнне шәһәрнең Никахлашу сараенда икенче тапкыр "Мин хыялдагы туй" фестивале узды. Ул Лениногорск һәм күрше шәһәрләрнең туй индустриясе вәкилләрен берләштерде.

Кичәдә тамадалар һәм артистлар, фотографлар һәм видеографлар, кондитерлар, декораторлар, зәркән салоны белгечләре катнашты, хатын-кыз һәм ир-ат туй киемнәре күрсәтелде. Бу вакыйга булачак парлар өчен махсус оештырылды. Нәкъ менә алар берничә сәгать буена профессионал эшчеләрнең хезмәтен карады.

Фестивальдә катнашучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова сәламләде.

Туй алды мәшәкәтләрен хәл итүдә бу фестивальнең ярдәме зур булыр дип ышанасы килә. Килгән парларның берсе дә бүләксез китмәде. Бик күп сюрпризлар, шаян мәзәкләр, дәртле җырлар һәм биюләр, тәмле күчтәнәчләр, утлы тамаша, сыйфатлы тавыш һәм яктырту бәйрәм атмосферасы тудырды һәм беркемне дә ваемсыз калдырмадылар.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев