Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мобиль пункт эшләде

"Бердәм Россия" партиясенең мобиль пунктларының шәһәребезгә беренче генә килүе түгел. Бу юлы ул Җиңү паркында тукталды. Һава торышы салкын торгангамы, әллә бу вакытта күпчелек кешеләрнең эштә булгангамы, гадәттәгечә, гозер- сораулар әллә ни булмады. Тик алай да, "Бердәм Россия " дип язылган автобус янына очраклы рәвештә тукталып, үз теләкләрен әйтеп калырга...

"Бердәм Россия" партиясенең мобиль пунктларының шәһәребезгә беренче генә килүе түгел. Бу юлы ул Җиңү паркында тукталды.


Һава торышы салкын торгангамы, әллә бу вакытта күпчелек кешеләрнең эштә булгангамы, гадәттәгечә, гозер- сораулар әллә ни булмады.

Тик алай да, "Бердәм Россия " дип язылган автобус янына очраклы рәвештә тукталып, үз теләкләрен әйтеп калырга теләүчеләр дә бөтенләй юк түгел.

Мәсәлән, пенсиядә булган, шәһәрдәшебез Мөкаддәс абый Гәрәев Җиңү паркында аккан кечкенә елгадагы балыклар өчен борчыла икән.

- "Сулыкта , нишләптер, балыклар үрчеми, күзгә күренеп үләләр, - ди ул. Шул микрорайонда яшәүче Роза апа Әхмәтҗанованың республика җитәкчелегенә рәхмәттән башка сүзе юк.

- Иң мөһиме дөньялар гына тыныч булсын. Тату һәм бердәм булганда гына уңышларга ирешеп була. Соңгы елларда яңарту һәм төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарыла. Үзебезне генә алыйк: Җиңү аллеясы бөтенләй юк иде, ә хәзер күреп туймаслык бер почмакка әверелде. Юллар юк, начар дисәк тә, аларның да күпчелге уңай якка үзгәрде. Лениногорскида табибларга кытлык зур, анысы бар, - диде Роза ханым.

Ленин урамының бер йортында яшәүче Зоя Овечкина да "Бердәм Россия" партиясенең мобиль пунктына килеп рәхмәт сүзләре җиткергән, иң изге теләкләрен юллаган.

Казан вәкиле, "Бердәм Россия" координаторы Евгений Устин шәһәребезне ошаткан, лениногорскилыларны да бары тик уңай яктан гына тасвирлый.

"Шәһәрегез үзе җыйнак, үзе яшел, кешеләр дә тыныч һәм тыйнак", - ди ул.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев