Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мөселман хатын-кызлар республика конкурсы узды (фотолар)

"Гыйлем нуры" дип аталучы әлеге конкурс бүген шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә булды. Өченче ел рәттән уздырылучы бу бәйгедә Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Азнакай һәм Лениногорск шәһәреннән ял көннәрендә һәм кич вакытында мәчеттә оештырылучы курсларда белем алучы апалар ярышты. Һәрбер команда да дүрт кеше катнашты. Ике тур һәм финал өлешендә абыстайлар сорауларга...

"Гыйлем нуры" дип аталучы әлеге конкурс бүген шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә булды.
Өченче ел рәттән уздырылучы бу бәйгедә Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Азнакай һәм Лениногорск шәһәреннән ял көннәрендә һәм кич вакытында мәчеттә оештырылучы курсларда белем алучы апалар ярышты. Һәрбер команда да дүрт кеше катнашты. Ике тур һәм финал өлешендә абыстайлар сорауларга җавап бирде. Нәтиҗәдә, Бөгелмәләр җиңү яулады, күчмә Кубок азнакайлылардан аларга тапшырылды.
Жюри составында Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, район һәм шәһәр имам- мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Көньк-көнчыгыш регионы казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Көньяк регион казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бар иде.
Бу хакта тулырак "Заман сулышы" газетының киләсе җомга саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев