Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Парклар маршы – 2014» акциясе башлана

Табигатькә, экологиягә битараф булмаган укучылар республика күләмендә узучы "Парклар маршы - 2014" акциясенә кушыла ала. Ул 24 марттан башлана. Менә ун ел буена әлеге халыкара акция уза. Шушы еллар дәвамында Лениногорск шәһәре һәм районыннан 25 мең бала анда катнашкан. "Парклар маршы»н үткәрүнең максаты - табигатькә һәм әйләнә-тирәгә, экологиягә сакчыл караш,...

Табигатькә, экологиягә битараф булмаган укучылар республика күләмендә узучы "Парклар маршы - 2014" акциясенә кушыла ала. Ул 24 марттан башлана.
Менә ун ел буена әлеге халыкара акция уза. Шушы еллар дәвамында Лениногорск шәһәре һәм районыннан 25 мең бала анда катнашкан. "Парклар маршы»н үткәрүнең максаты - табигатькә һәм әйләнә-тирәгә, экологиягә сакчыл караш, укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Безнең район балаларының акциядә катнашуы, тырышлыгы бушка китмәгән: узган ел республика буенча беренче урынны алган. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылган. "Быел исә, күрше - Бөгелмә районы укучылары да катнашачак,- ди "Степной" заказнигы начальнигы Фәрит Динмөхәммәтов. - Елдан-ел укучылар арта, теләк белән катнашалар".
Быел "Парклар маршы" "Тере табигатьтә су - тормыш өчен" темасы буенча 24 мартта башланып, 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Ул биш этаптан тора. Беренчесе - мәгълүмати характерда булса, икенчесе конкурслар буенча үтәчәк. Ill этап - агач утырту, сулыкларны һәм чишмәләрне чистарту, ягъни хезмәт, эш күрсәтергә кирәк. Дүртенчесе - бәйрәм төсмере ала. Биредә фотокүргәзмәләр эшләячәк.
Ел саен Фәрит Динмөхәммәтов мәктәпләрдә булып, ничек тә булса күбрәк укучыларны акциягә җәлеп итәргә тырыша, конкурслар турында аңлата, "Балалар кечкенәдән үк мәрхәмәтле, шәфкатьле булып үссен иде", - ди ул бу хакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: