Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ротонданы реконструкцияли башладылар (фотолар)

Халык барысын да күреп тора, сизгер бит ул: менә лениногорскилылар шәһәрнең символы булган Ротонданы сүтү барышын тиз арада күреп алып, бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәрләшә башладылар, янәсе, аны җимереп, шәһәрнең күренекле урынын да бетерәләрме, ротондасыз шәһәрнең яме югала кебегрәк фикерләр бар иде. Лениногорскилыларны баш архитектор Алексей Карасев тынычландыра: ротонда югалмаячак,...

Халык барысын да күреп тора, сизгер бит ул: менә лениногорскилылар шәһәрнең символы булган Ротонданы сүтү барышын тиз арада күреп алып, бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәрләшә башладылар, янәсе, аны җимереп, шәһәрнең күренекле урынын да бетерәләрме, ротондасыз шәһәрнең яме югала кебегрәк фикерләр бар иде. Лениногорскилыларны баш архитектор Алексей Карасев тынычландыра: ротонда югалмаячак, үз урынында кала, бары төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Чыннан да, ротонданы Лениногорскиның символы дип йөртәбез. Ул шәһәр барлыкка килү вакытында - 1955 елда төзелгән. Шәһәрне биеклектән күзәтү өчен мәйданчык. Анда менгәч, барысы да уч төбендә кебек күренә.

Узган атнада ротонданы сүтү эшләре тәмамланып килә иде инде. Без барып караганда аның башында Лениногорск дип язылган сүздән бары "л" хәрефе генә калган, колонналары сүтелгән иде. Ротонда буенча ачыклык кертүне сорап, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Алексей Карасевка мөрәҗәгать иттек. Ул анда реконструкция эшләре башкарылачагын әйтте.

- Ремонттан соң да ул нәкъ шундый булачак. Бары тик төзекләндерелә һәм кайбер үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, әгәр элеккегесе таш һәм бетоннан ясалып, колонналардан торса, яңасы металл конструкцияләр кулланып ясалыр дип планлаштырыла. Шулай ук декоратив элементлар белән баетылачак, - ди архитектор.

Ротондага менеп караучылар белә: аның баскычы да бик тузган хәлдә иде. Ремонт эшләре барышында ул да төзекләндереләчәк. Алты дистә елдан артык вакыт үзенекен сиздерә: ротонданың нигезе тузган, какшаган булган. Аның начар хәлдә икәнлеге турында лениногорскилылар "Халык контроле" порталына да яздылар инде. Димәк, вакытында ремонт эшенә алынганнар. Тиздән яраткан шәһәребезнең күрке булган ротонданы яңартылган килеш күрербез дип ышанабыз.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев