Заман сулышы

Лениногорскида Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт булып китте

Үткән атнада шәһәр һәм район халкы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты. Очрашуга халык шулхәтле күп булып килде, Мәдәният сараенда алма төшәрлек тә урын юк иде. Мондый күренешкә өлкән яшьтәгеләр: "Элек Әлфия Авзалованың концертына шулай җыела иделәр", диеште. Авыллардан шактый килделәр, хәтта иң ерак урнашкан - Урмышлыдан да...

Үткән атнада шәһәр һәм район халкы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты.
Очрашуга халык шулхәтле күп булып килде, Мәдәният сараенда алма төшәрлек тә урын юк иде. Мондый күренешкә өлкән яшьтәгеләр: "Элек Әлфия Авзалованың концертына шулай җыела иделәр", диеште. Авыллардан шактый килделәр, хәтта иң ерак урнашкан - Урмышлыдан да бар иде. Ике сәгать ярым барган очрашу шулхәтле тәэсирле үтте. Без очрашуда түгел, ә бер Коръән мәҗлесендә утыргандай булдык. Коръән сүрәләре тыңлап, дога кылдык.
Шәһәр һәм район мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатулла сүрәләр укыды. Бу очрашуны күптән көткәнлекне әйтте. Керкәле мәктәбенең VI сыйныф укучылары әдәп-әхлак турында шигырьләр сөйләп, өйрәнгән догалары белән чыгыш ясады.
Беркайчан да иман керәсе түгел,
Буш булса кыйблагыз, дигән балаларның күңеле чиста, саф икәнлеге аңлашыла. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфтинең сәламен җиткерде. Мәүлид аенда шулай җыелу күркәм эшләрнең берсе, диде. Ул көнне көньяк-көнчыгыш төбәге казые - Марат хәзрәт Мәрданшин килеп, Ютазы районы һәм "Фәнис" мәдрәсәсеннән безнең якларга сәлам һәм яхшы теләкләр алып килүен әйтте.
Җәлил хәзрәт Фазлыев:
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) әйткән: "Кардәшләр, үзара аралашыгыз. Аралашсагыз, йөзегез нурлы, калебегез чиста, ризыгыгыз киң булыр, арагызда мәхәббәт артыр". Шушы Мәүлид аенда очрашырга ярдәм иткән кешеләргә Аллаһының рәхмәте булсын. Шулай җыелганда, халык миннән яңалык сорый. Диндә яңалык юк бит инде, - дип сүзен башлады.- Мәүлид уңаеннан очрашу насыйп булгач, пәйгамбәребез турында сөйләми калдырсаң, дөрес булмас. Минем сезгә сорау бирәсем килә: "Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) ни өчен иңдерелгән?"
Шулай дип хәзрәт халыкның фикерен белде, үзе белән тамашачы арасында "җеп суза" алды. Хәер, 25 ел имам вазифасын башкаручыга һәрвакыт халык арасында булырга кирәк бит.
-Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә "гүзәл әхлакны тәмам урнаштырыр өчен килдем", дип әйтә, - дип дәвам итте Җәлил хәзрәт. -Ислам динендә ике фарыз бар: Аллаһы Тәгаләне тану һәм гүзәл әхлак. Сез әйтерсез, бүтән фарызлар кая? Алар икенче фарызны үтәргә ярдәм итүче фарызлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Укыган намазларыңның, кылган гыйбадәтләреңнең кабуллыгын каян белерсең - сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килер. Ә килгәнен каян белергә? Кеше үзенең кимчелеген күрә башлый". Безнең бөтен гамәлләребез үзебезне төзәтеп, Аллаһыга якынаюда кылына.
Кешене хайваннан аеручы дүрт нәрсә бар: акыл, дин, оят, изге гамәлләр. Хайванда дин булмаса да, бала дигән хис бар. Хәзер аның баласы үсеп җитте. Әти-әни дигән хис бармы? Юк. Күрше дигән хис бармы? Юк. Бездә нәрсә? Баланы ашатып-эчертәбез, киендерәбез, укытабыз. Шуннан кеше ясамакчы булабыз. Ә бит пәйгамбәребез дин биргән, димәк, аның ярдәмендә тәрбиялә баланы. Бер акыл иясе: әгәр яшь вакытында балага күп итеп Аллаһы турында сөйләмәсәң, бөтен гомереңне балаң турында Аллаһыга сөйләп үткәрерсең, ди.
Адәм баласына акыл биреп, бөтен мәхлукаттан өстен итеп куйган. Акылны бит тәрбияләргә кирәк. Аны тәрбияләр өчен Аллаһы Тәгалә намазны биргән, ә акылны баетырга фәннәрне укырга кирәк. Намаз авыру кешегә, байга, хәерчегә дә фарыз, ә акылың китте икән инде, ул чакта фарыз түгел. Шуның өчен пәйгамбәребез: "Балаларыгыз уңны-сулны аера башлагач, намаз өйрәтегез", дип әйтте.
Күбесе әйтә: "Ярар, пенсиягә чыккач намазга басармын әле". Күптән түгел, самолет шартлап, ишеттегез бит инде, күпме яшь кеше үлде. Беребез дә, Аллаһыдан башка, кемгә күпме гомер бирелгәнен белмибез. Әле яшим, гомерем бар дип йөрмә, фаҗигаләрдән гыйбрәт ал. Акылың бар, ике күзең күрә, ике аягың йөри, шөкер итеп, шатлана-шатлана, сүрәләр өйрәнергә, намаз укырга кирәк.
Бүген гаиләләрнең афәте- аракы. Көн саен аракы һәм тәмәкедән үлеп торалар. Әле без тагын Яңа ел кичендә, ничек каршылыйсың, шулай үтә дип, берсеннән-берсе затлырак, матуррак этикеткалы аракы алып, табын корабыз. Бу бит ирем яки туганнарым ел буе аракыдан айнымасын дигән кебек килеп чыга түгелме соң? Аңардан башка гына үткәреп булмыймы дип, беребезнең дә уйлап караганы юк. Шулай ук туган көннәр, туйлар, юбилейлар булсынмы ул. Менә бу акылыбызның намаз белән тәрбияләнмәү нәтиҗәсе.
Якты дөньяга килүебезнең беренче бурычы - гомерне иман белән үтү, икенчесе - һәркайсыбыз үзеннән соң тәртипле, әдәпле балалар калдыру. Яшьләр начар дип сүгәбез икән, монда үзебез гаепле. Тәрбияләмәгәнбез, хайван үстергәнбез. Яшь баланы әле намазга бөгеп була, конфет, шоколад белән дә кызыктырырга мөмкин. Мин шулай бер Гает алдыннан балалар бакчасына барган идем. Сабыйларга конфет өләшеп чыктым. "Иртәгә мәчеткә әтиләрегезне алып килсәгез, шоколад та бирәм әле", дигән идем, икенче көнне барысы да аталарын ияртеп килгән. Сез-өлкән буын да оныкларга тәэсир итегез, алар әти-әнисенә. Ярар, без яшь чакта абынганбыз, саташканбыз, нишләп алар дөрес юлдан бармаска тиеш.
Акыл намаз белән тәрбияләнмәгән шул, ләкин бездә нәфес дигән нәрсә бар. Әле ул артыграк та түгелме икән. Аның ике канаты бар: ашау һәм йоклау. Ашау яхшы, ризык күп, төрле-төрле, өйләргә газ кергән, бөтен мөмкинлекләр бар, ә нәфес котыра. Менә аны җиңәр өчен Аллаһы Тәгалә безгә уразаны фарыз итте. Адәм баласының Җир йөзендә яшәвенең мәгънәсе: акылы белән нәфес көрәшә. Шушы көрәштә акыл җиңеп чыга икән, кеше Аллаһы Тәгалә каршында фәрештәдән дә өстен була. Күзең кирәкмәгәнне күрә икән, акылың: "карама", дип әйтә. Колагың да кирәкмәгәнне ишетә икән, монда да акыл әйтергә тиеш. Сүзеңне әйткәнче дә өч иләк аша уздырырга кирәк: сүзең дөресме? Матур итеп әйтә беләсеңме? Кеше өчен кирәклеме? Димәк, нәфесне ураза белән тәрбияләргә кирәк. Хәзер Уразаның бик матур вакытына җиттек. Тәравихны да укып, яткалаганчы, ашау бөтенләй онытыла.
Мөселманнарга тыелган нәрсә - хәрам бар. Ул кешедәге ихтыяр көчен бетерә. Ата-ана баласын хәләл ризык белән ашатып үстерергә тиеш. Бүген, Аллага шөкер, хәләл ризыкларыбыз бар. Өйдә дә мал-мөлкәт җитәрлек. Димәк, байлыгың бар икән, зәкят фарыз. Ул хәрамнан саклый. Әгәр синең гошерең чыкмаган булса, һәр унынчы бәрәңгең, хәрам дигән сүз. Без балаларны дөрес юл белән тәрбияли алсак, картлыгыбыз тыныч үтәр. Берәү начарлык кылса да, яхшылык белән җавап бир дип өйрәтергә кирәк. Моны нык иманлы кеше генә эшли ала. Ачу ул шайтаннан килә. Начар диннәр һәм халыклар юк ул, бар аерым шундый кешеләр, моны аңламыйлар һәм аңларга теләмиләр", - дип вәгазен тәмамлады баш казый.
Бездә бит фикер ошаса, аны хуплап кул чаба торган гадәт бар. Залда да гөрләтеп алкышлый башлаган иделәр, Җәлил хәзрәт: "Кул чапкан саен шайтан туа. Ул хатын-кызларга гына хас, ә ирләр "Аллаһы әкбәр" дип торсыннар", диде.
Җәлил хәзрәт халыкның сорауларына да җавап бирде. Ул турыда "Заман сулышы"ның җомга (25 гыйнвар) саныннан укыгыз!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Очрашу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: