Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида түбәдән төшкән кардан зыян күрүчеләр бар

Социаль челтәрләрдә өстенә түбәдән кар төшү нәтиҗәсендә зыян килгән автомобиль фотосы барлыкка килде.



Рено автомобиле Лениногорск үзәк район хастаханәсенең хирургия корпусы янында торган. Кар төшү нәтиҗәсендә машинаның түбәсе һәм алгы пыяласына зыян килгән. Автомобиль хуҗасына тимер атын үз хисабына төзәтергә туры килер мөгаен, чөнки бу иминият очрагы булып тормый – хуҗа машинасын куркынычсыз булмаган урында үзе калдырып киткән.

Кар күп яву һәм һава температурасының җылытуы аркасында бина түбәләреннән кар катламы, боз сөңгеләре төшү куркынычы арта бара. Шуңа күрә шәһәрлеләргә сак булырга, машиналарны бина яннарында калдырмаска, җәяүлеләргә мөмкин булганча андый куркыныч урыннарны урап узарга киңәш ителә. Бинадан чыкканда да түбәләрдә җыелган кар өемнәренә, боз сөңгеләренә игътибар итәргә кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләре турында балаларга да җиткерү зарур.  

Яши торган йортыгызның түбәсендә куркыныч тудырып торучы кар һәм асылынып торган боз сөңгеләрен күрсәгез, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев