Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида тәрбиячеләр көч сынаша (фотолар)

6-7 февральдә шәһәребездә "Ел тәрбиячесе - 2017" республика конкурсының зональ туры уза. Анда үзләренең районнарында призлы урын алып, финалга чыккан тәрбиячеләр көч сынаша. Беренче көне 32 нче балалар бакчасында узды. Биредә Азнакай, Әлмәт, Ютазы һәм безнең район турында җиңгән Татьяна Гаврилова (20 нче бакча), Альбина Гайнетдинова (5 нче бакча) һәм...

6-7 февральдә шәһәребездә "Ел тәрбиячесе - 2017" республика конкурсының зональ туры уза.

Анда үзләренең районнарында призлы урын алып, финалга чыккан тәрбиячеләр көч сынаша. Беренче көне 32 нче балалар бакчасында узды. Биредә Азнакай, Әлмәт, Ютазы һәм безнең район турында җиңгән Татьяна Гаврилова (20 нче бакча), Альбина Гайнетдинова (5 нче бакча) һәм Елена Братенькина (6 нчы бакча) балалар белән дәресләр уздырды, иҗади презентация тәкъдим иттеләр.

Тимәшнең "Карлыгач" балалар бакчасы исә смотр-конкурсның икенче көнендә катнашучыларны кабул итә. Анда Бөгелмә, Баулы һәм Чирмешән районнарының иң яхшы тугыз тәрбияче үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.

Кемнәрнең җиңүе, Казанда узачак финалда катнашучылар февраль ахырында бөтен зональ турлар тәмамлангач билгеле булачак. Җиңүчеләр арасында безнекеләр дә булыр дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев