Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Ураза гаетенә багышланган бәйрәм үтте (фотолар)

Шәһәребезнең «Ихлас» мәчете каршында урнашкан "Мәхәббәт" паркында күңелле дини бәйрәм чарасы булып узды. Ул Ураза бәйрәменә багышланган иде. Чарага килүчеләрне шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламлап, кунакларга изге теләкләрен җиткерде. Исмаил хәзрәт Сингатуллин үз чиратында Ураза ае чыгу белән котлап, һәрбарчасына саулык-иминлек теләде. Төш вакытында күк йөзе дә ачылып, һәркемгә бәйрәм...

Шәһәребезнең «Ихлас» мәчете каршында урнашкан "Мәхәббәт" паркында күңелле дини бәйрәм чарасы булып узды.

Ул Ураза бәйрәменә багышланган иде. Чарага килүчеләрне шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламлап, кунакларга изге теләкләрен җиткерде. Исмаил хәзрәт Сингатуллин үз чиратында Ураза ае чыгу белән котлап, һәрбарчасына саулык-иминлек теләде.

Төш вакытында күк йөзе дә ачылып, һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте. Пылау яратучылар учакта пешкән тәмле ризык белән сыйлана алды, кайнар чәй эчү мөмкинлеге дә тудырылган иде. Бала-чагалар өчен күп төрле күңел ачу чаралары оештырылган : кемдер батутта сикерде, кемдер роликта йөрде, кемгәдер "Алмакай"дан килгән Нардуган белән Орлик кушаматлы атлар өстенә утырып йөрү бәхете тәтеде. Олысы-кечесе спорт уеннарында рәхәтләнеп катнашты, бүләкләр отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев