Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче ике хатынның сиксән меңгә якын акчасын урлаганнар

Лениногорскида ике хатын-кыз мошенникларга 80 меңгә якын акчаларын биргәннәр. Хәл болайрак була.

Лениногорскида яшәүче 37-яшьлек ханымга 12 апрельдә банк картасы буенча барлык операцияләр туктатылуы турында смс-хәбәр килә. Ул тизрәк әлеге номер буенча шалтырата. Бер ир үзенең банкның куркынычсызлык хезмәткәре булуы турында әйтә һәм әлеге карточкадан акчаны алуга шик булуы турында хәбәр итә. Моны булдырмау өчен хатынга счет һәм карта реквизитларын әйтергә кирәк икән. Әлеге эшләрне башкару белән хатынның счетыннан 70 мең тирәсе акчасы юкка чыга. 
Шул ук көнне шәһәрдә яшәүче 39 яшьлек тагын бер хатынны алдыйлар. Аңа да смс-хәбәр килә, хатын шулай ук шалтырата, аның 8мең 500 сум акчаны юкка чыга.
 Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә республика эчке эшләр минитсрлыгы сайты. 
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре мошенникларның  номерлары Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә теркәлгән булуын ачыклаган.

https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/news/item/12852571/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X