Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котладылар (ФОТОлар)

Бүген  тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераны толлары Кәүсәр Сәфиуллина һәм Хаят Нуруллина  үзенең 90 яшен билгеләп үтте.

Юбилярларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7нче, 12 нче ТОС рәисе урынбасарлары өенә барып тәбрик иттеләр. Аларга  туган көннәре уңаеннан ил башлыгы котлау хатлары, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар.
– Онытмаганыгыз өчен  рәхмәт, бик зурлагансыз,  – диделәр тыл хезмәтчәннәре. Дулкынлануларын яшермиләр, яшьлек, хезмәт юлларын да искә алдылар
– Безнең чор балаларының язмышлары да бер төрле булды бит. Сигез-тугыз яшьтән колхозда эшләдек, авырлыкларны күп күрдек, - диделәр.
90 яшьлек юбилей көнендә аларга балалары, оныклары – барысы да изге теләкләрен юлладылар, исән-имин булып,аларны сөендереп яшәүләрен теләделәр. 


Зилә Мөдәррисова


автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев