Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Үзәк чыршы ачылды (фотолар)

"Юбилейный" паркында яшел чыршы җем-җем итеп торган утларын кабызды, биредә Яңа ел тамашасы узды.

"Юбилейный" паркы бик матур итеп бизәлгән. Төрле илюминацияләр белән уенчыклар куелган. Кардан ясалган фигуралар да бар.

Мәдәният идарәсе Яңа ел тамашасы әзерләгән иде. Күсе елын озаттык, Үгез елын каршы алдык.

Әлбәттә, Яңа елда хыяллар чынга аша. Балалар Кыш бабайга хат язган булган, аларны "Кыш бабайлар" - игелекле хәйрияче абый -апалары чынга ашырды. Балалар моңа чын күңелдән шатланды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итте.

Ул шулай ук лениногорскилыларга муниципаль берәмлек Советының Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын тапшырды.

Җыр-бию, уен-көлке белән тамаша дәвам итте. Соңыннан күктә төрле төсләр белән салют балкыды.

 

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев