Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы "Ихлас" мәчетенең фотосүрәте иң яхшы фоторәсемнәр шорт-листына кергән

"Рус цивилизациясе" дип исемләнгән дүртенче Халыкара фотобәйгедә Лениногорск фотографы Роман Богатов та катнашкан.

Халыкара фотобәйгедә Роман Богатовның 6 фотосүрәтен сайлап алганнар. алар арасында Лениногорскиның "Ихлас" мәчете төшерелгән фоторәсем 3нче урынны алган. Милли эшләр федераль агентлыгы тарафыннан оештырылган бу бәйгедә 74 илдән 5780 фотога төшерүче катнашып, 19653 фотосүрәт куйган булган Роман - Татарстаннан бәйгедә җиңүче бердәнбер кеше. Ул Халыкара бәйгенең дипломына һәм бүләккә лаек булган. Алга таба да эшен дәвам итәргә, үзен фоторәсем сәнгатенең төрле юнәлешләрендә сынап карарга җыена. 

 

Фото: Роман Богатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев