Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы күп балалы гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды

Бүген күп балалы өч гаилә торак сертификатына ия булды. Аларны әлеге шатлыклы мизгелләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков тәбрикләп, кулларына сертификатны тапшырды, тыныч тормыш теләде. Торак сертификаты Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә. Әлеге документка ия булучы гаиләләр нык шатланды, рәхмәтләрен җиткерде. Лютсия Тяховеева гаиләсендә биш бала,...

Бүген күп балалы өч гаилә торак сертификатына ия булды. Аларны әлеге шатлыклы мизгелләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков тәбрикләп, кулларына сертификатны тапшырды, тыныч тормыш теләде.

Торак сертификаты Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә. Әлеге документка ия булучы гаиләләр нык шатланды, рәхмәтләрен җиткерде.

Лютсия Тяховеева гаиләсендә биш бала, Илдар Ситр гаиләсендә тугыз бала, Мөхтәрәмә Шәмсиева гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә. Аларга сертификатта күрсәтелгән суммага туры килерлек фатирлар тәкъдим ителәчәк. Торак мәйданы кечкенә булса, гаиләләр үзләреннән дә акча кертеп, зурракны ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев