Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан исемле посылкалар махсус хәрби операция зонасына китәчәк

Якын көннәрдә «Шьем для наших! Лениногорск» волонтерлар хәрәкәте алгы сызыкка, мобилизацияләнгән якташларга – “Волга” батальонына гуманитар ярдәм җибәрәчәк.

 

Волонтерлар хәрәкәте оештыручысы Альбина Зарипова әйтүенчә, аларның 1233 взвод хәрбиләрен барып күрү мөмкинлеге дә килеп чыккан. Шунлыктан ул хәрбиләрнең туганнары исемле посылкалар җибәрә ала, дип телеграм-каналда хәбәр итә.

Посылкаларга берничә таләп бар: алар күтәрә алырлык хәлдә булсын. Посылкада ярамый торган әйберләр килеп чыкмасын өчен, аны тикшерергә дип ачык килеш алып килергә. Тартмада полк, взвод, рота һәм солдатның исем фамилиясе языла.

Альбина ханым Зарипова посылкаларны үзе кабул итеп алачак. Кабул итү адресы: Гагарин урамы, 23 А йорт. Посылкалар 1 февральгә кадәр кабул ителә. “Якшәмбе, 29 гыйнварда 13.00 сәгатьтән исемле посылкаларны кабул итү буенча дежур торачакмын”, - ди.

Кирәк булса, аның телефоны: 8919 – 621 - 8626

фото: Альбина Зарипова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев