Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Ләйлә Салахова чемпионатта өченче урын алды

Күптән түгел Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында узган һөнәри осталык буенча VI Илкүләм чемпионатның җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Ул очрашуда Лениногорск балалар сәнгате мәктәбе укучысы да катнашты.

 

Сәнгать мәктәбе укучысы Ләйлә Салахова республика сайлап талу турында беренче урынны алган иде, ә Бөтенроссия этабында “Сынлы сәнгать” компетенциясе буенча “Мәктәп укучылары” категориясендә өченче урынны алды. Яңа форматта – дистанцион режимда узса да, конкурсант кызыбыз сынатмаган.

Очрашуда Ләйләгә диплом, медаль һәм Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Рәхмәт хатын конкурсантларны әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен педагогларга да тапшырдылар. Ләйләнең педагогы – Татьяна Аглиуллина. Укытучысы әйтүенчә, Ләйлә бик тырыш кыз.

-    Ләйлә дүртенче ел безнең рәсем сәнгате мәктәбендә белем ала. Чемпионатка декоратив натюрморт ясарга кирәк иде. Дистанцион форматта узды ул. Ләйлә аерым кабинетта эксперт күзәтүендә камера алдында – онлайн рәвештә эшне билгеле бер вакыт эчендә башкарып чыкты. Аның уңышы өчен без бик шат, киләчәктә дә уңышлар телибез. Тупланган тәҗрибә алдагы шәхси үсештә дә зур мөмкинлекләр бирсен, - ди Татьяна Николаевна.

 

Фото:балалар сәнгате мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев