Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Рәисә Фәтхуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (ФОТОЛАР)

3 июль көнне ветеран – укытучы, тыл хезмәтчәне, күп китаплар авторы Рәисә Мәхүбрахман кызы Фәтхуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Районыбызның хөрмәтле ветеранын район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның  урынбасары Гөлфирә  Рафикова котладылар. Иң изге теләкләрен юлладылар, Рәхмәт хаты һәм Россия Президенты Владимир Путинның  Котлау хатын тапшырдылар.

Юбилее уңаеннан Казан шәһәреннән  мәртәбәле кунак – галим Энгель Таһиров та кайткан иде. Ул Рәисә апага зур бүләк “Мәгариф системасы үсеше һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеш өчен” дипломы һәм  “Творец эпохи ” орденын тапшырды.

  Нәкъ шул көнне тормыш иптәше Урал Фатыйх улы белән бергә уртак тормыш коруларына да 65 ел тулган икән. Аларны бу  истәлекле көннәре  белән котларга  балалары, онык-оныкчыклары һәм якын туганнары җыелган иде. Күркәм табын артында үтте ул. Бәйрәм кичәсен  шәһәребезнең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Тәслимә Рафикова белән Лилия Харисова алып бардылар.

   Бәйрәмдә иң өлкән кунак - Рәисә апаның бертуган сеңелесе Мөкәрәмә апа да бар иде. Аңа 98 яшь һәм ул Бөгелмә шәһәрендә яши. Җиде кыздан алар бүген икә бөртек кенә калганнар.

 

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X