Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Александра әби Карпухина Президенттан котлау хаты алды (фотолар)

Шәһәрдәшебез Александра Павловна Карпухина олуг юбилее уңаеннан котлау сүзләре кабул итте. Аңа Россия Федерация Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле администрация исеменнән бүләкне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова тапшырдылар. Александра Павловна тумышы белән Владимир өлкәсеннән булса да, аның бөтен гомере Лениногорскида үткән. 1950...

Шәһәрдәшебез Александра Павловна Карпухина олуг юбилее уңаеннан котлау сүзләре кабул итте.

Аңа Россия Федерация Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле администрация исеменнән бүләкне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова тапшырдылар.

Александра Павловна тумышы белән Владимир өлкәсеннән булса да, аның бөтен гомере Лениногорскида үткән. 1950 елларда бирегә килеп урнашкач, баштан ул пилорамда хезмәт куя, аннан соң илле ел буена шәһәребезнең үзәк хастахәнәсендә тегүче булып эшли.

Көр күңелле, ачык йөзле Александра әби бүген дә хәрәкәттә, үзе әйтмешли бер урында гына утыра алмый: бакчада эшли, тәм -томнар белән балаларын , онык-оныкчыкларын сыйлый, оекбаш-бияләйләр бәйли.

- Күршебездән бик уңдык. Тырышлыгына, җитезлегнә хәйран калырлык, - ди котларга дип кергән күршесе Александр.

Күзләр генә тимәсен, юбилярга үз яшен бирерлек тә түгел шул. Яшь калуның сере нәрсәдә дигән сорауга:

- Тормышны, кешеләрне яратам, - дип елмаеп калды Александра Павловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев