Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Анатолий Арестов вафат

18 гыйнвардан 19ына каршы төндә Бөек Ватан сугышы ветераны, нефть промышленносте ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Арестов Анатолий Васильевичның йөрәге тибүдән туктады. Анатолий Васильевич 1922 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Сальевка авылында туган. 1968 елда И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть-химия һәм газ промышленносте институтын тәмамлый. Һөнәри эшчәнлеген 1950 елда "Татбурнефть" трестының 1нче...

18 гыйнвардан 19ына каршы төндә Бөек Ватан сугышы ветераны, нефть промышленносте ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Арестов Анатолий Васильевичның йөрәге тибүдән туктады.

Анатолий Васильевич 1922 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Сальевка авылында туган. 1968 елда И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть-химия һәм газ промышленносте институтын тәмамлый.

Һөнәри эшчәнлеген 1950 елда "Татбурнефть" трестының 1нче бораулау конторасында башлый. Анатолий Васильевич беренче нефтьче булып санала. Соңрак "Лениногорскнефть" идарәсенең 1нче нефтепромысленда оператор булып эшли, аннары "Иркеннефть"тә хезмәт итә, 1нче ТРС мастеры, идарә аппаратында техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча инженер, өлкән инженер вазифаларын башкара.

Анатолий Васильевич производствоның иң авыр, иң җаваплы участокларында эшләгән, тапшырылган эшне зур җаваплылык хисе тоеп башкарган.

1971 елда Анатолий Арестовка нефть һәм газ промышленносте үсешенә керткән зур өлеше өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Анатолий Васильевичның хезмәтләре "Ленин", "I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы", "Кызыл Йолдыз", "I һәм II дәрәҗә Дан" орденнары, "1941-1945 ел Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны", "Жуков" медальләре, "Татнефть"нең мактаулы нефтьчесе", "Лениногорск" шәһәренең мактаулы гражданины", "Лениногорскнефть"нең мактаулы нефтьчесе" исемнәре белән бәяләнгән, бүләкләнгән.

Атаклы нефтьче Анатолий Арестовның якты исеме безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Советы Арестов Анатолий Васильевичның вафат булуы сәбәпле,туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын ихластан уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев