Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Габдулла абый Галиуллинга бүген 90 яшь (фотолар)

Бүген Лениногорскида гомер итүче тыл хезмәтчәне Габдулла абый Галиуллинга 90 яшь тулды. Ул тумышы белән Яңа Шөгер авыллыннан. Гаиләләрендә биш кызга бер малай булып үсә. Унөч яшеннән колхоза атлар җигеп җирен дә сөрә, чәчә дә. Хезмәт сөючән егет ун елын бораучы булып СУМРда, аннан 27 ел КРСта машинист-подъемника булып эшли....

Бүген Лениногорскида гомер итүче тыл хезмәтчәне Габдулла абый Галиуллинга 90 яшь тулды.

Ул тумышы белән Яңа Шөгер авыллыннан. Гаиләләрендә биш кызга бер малай булып үсә. Унөч яшеннән колхоза атлар җигеп җирен дә сөрә, чәчә дә. Хезмәт сөючән егет ун елын бораучы булып СУМРда, аннан 27 ел КРСта машинист-подъемника булып эшли.

Пенсиягә чыккач та әле тагын ун елын "Лениногорскнефть" идарәсендә яраткан эшен башкара.

- Гомер буе тик тормадым, ялкауларны сөймәдем, - ди юбиляр. Уңган һәм тырыш Габдулла абый пенсиягә чыккач Сугышлыдан иске өй сатып ала һәм аның урынына яңасын өлгертә, үзлегеннән умарта белән дә шөгылләнә башлый, бакча тутырып яшелчәсен дә утырта. Егерме елга якын авылда яшәгәч янәдән шәһәр фатирына кайта.
- Аллага шөкер, исән-имин әле, җомгага мәчеткә йөрим, күл буйларында, урман паркында йөрим, өйдәге эшләрне дә башкарам, ди юбиляр.
Аны Туган көне белән котларга кызы белән кияве Байкалдан кайткан. Тәмле торт тотып оныклары Диләрә һәм Гөлнара килеп җитте. Оныкчыклары Әминә, Радмир да бабасы янында шау-гөр килде. Габдулла абыйны юбилее уңаеннан 6 нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова да килгән иде. Ул көр күңелле бабайга Президент Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле администрациядән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев