Заман сулышы

Лениногорскилы Әгъләс Шәйхетдиновка – 75 яшь

Тормыштан ямь тапкан, рухи байлыкка ия, язмышын илаһи моңнан башка күз алдына да китерә алмаган кешеләрне яратам мин. Бүгенге көндә Куакбашта гомер итүче һәм җитмеш бишенче кышын каршыларга җыенучы шагыйрь һәм җырчы Әгъләс Шәйхетдинов әнә шундый моңсарларның берсе. 1940 елның 21 февралендә якты дөньяга килгәнлеген белдереп, елап аваз сала. Закир...

Тормыштан ямь тапкан, рухи байлыкка ия, язмышын илаһи моңнан башка күз алдына да китерә алмаган кешеләрне яратам мин. Бүгенге көндә Куакбашта гомер итүче һәм җитмеш бишенче кышын каршыларга җыенучы шагыйрь һәм җырчы Әгъләс Шәйхетдинов әнә шундый моңсарларның берсе.
1940 елның 21 февралендә якты дөньяга килгәнлеген белдереп, елап аваз сала. Закир абзыйның гаиләсе ишле, биш баланы аякка бастыру, әлбәттә, кыенга туры килгәндер. Нишлисең, иле белән шулай, заманасы шундый. Туган авылы Куакбаш мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. Башлангычта ук аны җырчы Әгъләс дип йөртәләр. Уртача буйлы, тыйнак, ягымлы малай мәктәп күркенә әверелә. Һәр дүшәмбедә мәктәптә гомуми линейка оештырыла. Фронтовик, мәктәп директоры Хаҗи абый Зиннуров малайны алга чакырып чыгара да:
- Укучылар, мин әйткәннәрне истә калдырыгыз: Әгъләснең тавышы бик иркен, моңлы. Шәйхетдиновтан авылны, районны зурлардай җырчы чыгачак! - ди.
Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхоз эшенә тартыла, кичке мәктәптә укып, урта белем ала. Ничектер тормыш авыр, юклык-җитешмәүчәнлек чабуга басса да, ул чор кешеләренең күңел байлыгын искәртеп үтәсем килә. Безнең Әгъләс тә эштән буш вакытларын клубта үткәрергә ярата. Гасырлардан килгән гармун моңы аны җилтерәтеп сәхнәгә мендерә дә, җан төпкеленнән үзеннән-үзе халык җырлары ургылып чыга.
Җырчының сизгер йөрәге юкка гына ашкынмаган икән. Тамаша залының алгы рәтендә утырган төн карасыннан да кара, билдән ашкан чем кара толымлы, коңгырт күзле кыз бар барлыгы белән аңа төбәлгән бит? Әнә шул Нәбирә исемле сылу кыз клубтан чыкканда: "Зур рәхмәт, Әгъләс абый... Безнең Шөгер ягының Илһамы бит сез!" -дияргә дә онытмый.
Тиздән, гүзәл табигатьле Куакбашта яңа гаилә барлыкка килә. Бераздан Рушания, Рузалия, Рәдиф тормыш дигән гаҗәеп дөньяның ишекләрен ачалар.
Шагыйрь Әгъләс тәүге шигырьләрен унбиш яшьләр тирәсендә яза башлый. Һәм бүгенге көндә дә аның иҗат дигән газаплы мизгелләрдән аерылганы, каләменең карасы кипкәне юк. Өч мөстәкыйль шигъри җыентык авторы ул. "Тыкрык", "Күңелем акланнары" китаплары якташлары, шигырь сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителде. Җирле нәшриятта басылган "Якты хисләр" дә укучы күңеленә теләп кунар, дип уйлыйбыз.
Мин I сыйныфка укырга кергәндә мәгълүм шагыйрь иде инде ул. Тора-бара "Чишмә" исемендәге әдәби-иҗади берләшмәгә йөри башлагач ныгытып танышып, дуслашып киттек. Хәзерге вакытта да аны күз уңыннан җибәргән юк. Заманында Лениногорск районы мәдәният бүлеген җитәкләгән Гакыйль Вәлетдинов җырчы Әгъләс Шәйхетдиновны бик яратты, җыр бәйгеләре финалында сәхнәгә чыгармый калмады. Казан тамашачысын да таң калдырып кайтты Әгьләс атлы моңнан яралган якташыбыз.
Аның иҗаты аерым, үзгә. Шигырьләре үзе төсле тыйнак, мәгънәле, халыкчан. Гади генә бер әйбердән, вакыйгадан оста итеп шигырь әвәли. Аннары әсәренә тиешле ноктаны куеп, гомумиләштереп, гаҗәеп үзенчәлекле сәнгать әсәре тудырырга сәләтле.
"Чишмә" берләшмәсенең һәр утырышына сагыну катыш кояш алып килә ул. Күренекле җырчы, иҗаты район, республика газет - журналларында дөнья күргән, шигърияттә үз сукмагы бар шагыйрь, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты Әгъләс Шәйхетдинов бүген дә безнең сафларыбызда. Шигырь һәм җырны гомер юлдашы иткән шагыйрьне, моң иясен ихлас күңелдән 75 яше белән тәбрик итәбез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: