Лениногорскилы Нурсинә апа Гәрәевага 90 яшь тулды (фото)
Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Нурсинә Билал кызы Гәрәева шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтте. 90 яшен тутырган тыл хезмәтчәне иртән үк котлаулар кабул итте. Аны гомер бәйрәме белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм 6 нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова килделәр. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның...
Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Нурсинә Билал кызы Гәрәева шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтте.
90 яшен тутырган тыл хезмәтчәне иртән үк котлаулар кабул итте. Аны гомер бәйрәме белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм 6 нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова килделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Нурсинә апа тумышы белән Чүте авылыннан. 1961 елда тормыш иптәше белән Сахалинга китәләр. Егерме бер ел чит җирдә гомер кичергән якташыбыз туган якларына 1989 елда кайта. Бүген кызы тәрбиясендә Лениногорскида яши.
Зилә Мөдәрисова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев