Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, балык пресервасын дөрес сайлагыз

Балык төп аксым чыганагы булып тора. Аны элеккегеләр акыл өчен кирәкле продукт дип йөрткәннәр. Белгечләр атнага 2-3 тапкыр балык һәм диңгез продуктлары ашарга киңәш итә. Тик шулай да күпчелеге аны азрак куллана. Бәясе ягыннан кулай булган балык пресерваларын үз итүчеләр дә бар. Балык пресервалары тозлы, хуш исле яисә маринадланган балыкка...

Балык төп аксым чыганагы булып тора. Аны элеккегеләр акыл өчен кирәкле продукт дип йөрткәннәр. Белгечләр атнага 2-3 тапкыр балык һәм диңгез продуктлары ашарга киңәш итә. Тик шулай да күпчелеге аны азрак куллана. Бәясе ягыннан кулай булган балык пресерваларын үз итүчеләр дә бар.

Балык пресервалары тозлы, хуш исле яисә маринадланган балыкка консервантлар кушып, ләкин стерилизацияләнмичә ясала. Аларны реализацияләгәндә шуны истә тотарга кирәк: һәрвакыт суыткычта тотарга, савытын яньчелүдән, бәрелүдән сакларга. Консервалардан аермалы буларак, пресервалар стерилизацияләнми, шуңа озак сакланмый.

Тозлы-хуш исле балыктан ясалган пресервалар сатуда киң таралган. Атлантик, каспий сельдларын маринадланган пресерва төрендә ясыйлар, төрле соуслар кушыла. Пресервалар металл яки полимер савытларда сатыла. Хәзер кибет киштәләрендә сөякләреннән, тиресеннән арындырылган, филе кисәкләре, ягъни әзер пресервалар тора.

Пресерваларның куллану вакыты белән сак булырга киңәш итә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы белгечләре. Саклау таләпләре бозылган очракта, аларның микробиологик күрсәткечләре читкә тайпыла.

Белгечләр пресерва сатып алганда кайбер киңәшләрне истә тотарга кушалар.

- Сату киштәсендәге температураны карарга кирәк, +6 градустан да артмаска тиеш.

- Яраклылык вакыты чыгарга берничә көн калган икән, моны алмавың хәерле.

- Пресерваны сатып алганда, кайда җитештерелүен дә карагыз, бик ерактан, читтән килгәнне алмагыз, үзебездә җитештерелгәннәргә өстенлек бирегез. Якыннан китерелгән икән, димәк, юлга да вакыт аз киткән.

- Сатып алыр алдыннан капкачлы ягын аска таба каратыгыз. Бармакта май эзе кала икән, димәк, савыт герметик итеп ябылмаган, һава кереп, продукт бозылган да булырга мөмкин.

- Кайбер вакытта сату киштәсендә кабарган банкалылары да очрый. Мондыйларны һич тә алырга ярамый. Сәламәтлеккә зыян китермәгез.

- Ачык упаковканы суыткычта бер тәүлек кенә сакларга ярый, шунысын онытмагыз.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы

фото: https://yandex.ru/images/search?img_url=https%3A%2F%2Fopenscience.news%2Fuploads%2Fpost%2F000%2F001%2F057%2Ffb_image%2Flarge_42cb4c037b.jpg&p=1&text=%D1%80%D1%8B%D0%B1%D0%BD%D1%8B%D0%B5%20%D0%BF%D1%80%D0%B5%D1%81%D0%B5%D1%80%D0%B2%D1%8B%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&pos=50&lr=11126&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев