Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен кискен эчәк инфекциясе куркынычы бармы?

Узган ел Лениногорск районында кискен эчәк инфекциясенең 146 очрагы теркәлгән. Дизентериянең - 2, сальмонеллезның 20 очрагы билгеле булган. Бу хакта мэриянең актлар залында санитар-эпидемиологик комиссиясе утырышында сөйләштеләр. Ул комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк җитәкчелегендә узды. Көннәр җылыта башлауга, әлеге инфекция дә баш күтәрә. Иң яхшы профилактик чара...

Узган ел Лениногорск районында кискен эчәк инфекциясенең 146 очрагы теркәлгән. Дизентериянең - 2, сальмонеллезның 20 очрагы билгеле булган. Бу хакта мэриянең актлар залында санитар-эпидемиологик комиссиясе утырышында сөйләштеләр. Ул комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк җитәкчелегендә узды.

Көннәр җылыта башлауга, әлеге инфекция дә баш күтәрә. Иң яхшы профилактик чара - шәхси гигиена таләпләрен үтәү, ди Роспотребнадзор вәкилләре.

Шулай ук сулыкларда коенганда сак булырга. Узган елның 1 июленнән 31 августына кадәр сулыклардан виброфлорага 34 проба суы алынган, холера вибрионы табылмаган.

Комиссия утырышы ахырында тиешле, җаваплы оешмаларга контрольгә алырга биремнәр кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X