Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, җиләк-җимешләрне агып торган суда юыгыз

Роспотребнадзор шулай киңәш итә. Яшел үләннәрне, белгечләр фикеренчә, 30 минут бер литр су һәм берешәр аш кашыгы тоз һәм уксус салынган эремәдә тотарга кирәк. Роспотребнадзор җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ничек дөрес итеп сайлау һәм юу буенча киңәшләр биргән. Исемлектә виноградны кран астындагы душта юу һәм җиләкләрне кайнар-салкын суда чиратлаштырып юу алымнары...

Роспотребнадзор шулай киңәш итә.

Яшел үләннәрне, белгечләр фикеренчә, 30 минут бер литр су һәм берешәр аш кашыгы тоз һәм уксус салынган эремәдә тотарга кирәк.

Роспотребнадзор җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ничек дөрес итеп сайлау һәм юу буенча киңәшләр биргән. Исемлектә виноградны кран астындагы душта юу һәм җиләкләрне кайнар-салкын суда чиратлаштырып юу алымнары да бар. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Иң беренче чиратта, идарә җиләк-җимеш һәм яшеләчәләрне сатып алганда, аларның торышына игътибар итәргә куша, кирәк булганда, сатучыдан товар сыйфаты турындагы документны таләп итәргә мөмкин. Россиядә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне кисеп сату тыелган.

Юганда сабын кулланырга киңәш ителми. Яшел үләннәрне, белгечләр фикеренчә, 30 минут бер литр су һәм берешәр аш кашыгы тоз һәм уксус салынган эремәдә тотарга кирәк.

Йорт җиләге, чия, кура җиләге, карлыганны бер кат сөзгечкә салып биш минут агып торган су астында тотарга, әлеге тәртипне 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Шулай ук җиләкләрне кайнар-салкын суда чиратлаштырып юуу да яхшы.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев