Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар катнаша ала

Рәсемдә - авыл күренеше Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу матбугат үзәге быел узачак капаниягә кагылышлы балалар рәсем конкурсына эшләр кабул итә башлады. Анда 7дән-12 яшькә кадәргеләр катнаша ала. Иҗади эшләрнең эчтәлегенә килгәндә, чикләүләр юк. Алар исәпкә алучыларның эш вакытын, мизгелен күрсәткән дә булырга мөмкин, өстәмә элементлар итеп, авыл табигате, авыл...

Рәсемдә - авыл күренеше

Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу матбугат үзәге быел узачак капаниягә кагылышлы балалар рәсем конкурсына эшләр кабул итә башлады. Анда 7дән-12 яшькә кадәргеләр катнаша ала.

Иҗади эшләрнең эчтәлегенә килгәндә, чикләүләр юк. Алар исәпкә алучыларның эш вакытын, мизгелен күрсәткән дә булырга мөмкин, өстәмә элементлар итеп, авыл табигате, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте, бу өлкәгә караган хайваннар, кошлар сурәтләргә дә була. Катнашучы һәр бала берничә эш тә җибәрә ала, исәбе юк.

Конкурс 1 апрельдән башланды һәм 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Эшләр 31 майга кадәр кабул ителә. Ике төркемгә бүленеп каралачак: 7-9 яшьлекләр һәм 10-12 яшьлекләр. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән www.vshp2016.ru сайтында "Балалар рәсеме конкурсы" дигән бүлектә танышырга мөмкин. Анда шулай ук һәр катнашучы тутырып җибәрергә тиешле бланк формасы да бирелгән. Конкурс барышы белән "ВКонтакте" https://vk.com/vshp2016 социаль челтәреннән карап, белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев