Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, конкурста катнаша аласыз

"Татнефть" компаниясе Татарстан Республикасында яшәүче 4 - 16 яшьлек балалар арасында "Табигать исән - мин дә исән" дигән традицион рәсем бәйгесе игълан итә. Тема - "Ат һәм кеше". Конкурс ат спортын, атка атланып йөрүне, ат үрчетүне һәм атлар белән аралашуны популярлаштыру максатында үткәрелә. 2017 елның 10 апреленнән 10 маена кадәр...

"Татнефть" компаниясе Татарстан Республикасында яшәүче 4 - 16 яшьлек балалар арасында "Табигать исән - мин дә исән" дигән традицион рәсем бәйгесе игълан итә. Тема - "Ат һәм кеше".

Конкурс ат спортын, атка атланып йөрүне, ат үрчетүне һәм атлар белән аралашуны популярлаштыру максатында үткәрелә. 2017 елның 10 апреленнән 10 маена кадәр түбәндәге тематикаларга багышланган рәсемнәр кабул ителә:

"Бергәләп - җиңүгә" (ат спортының төрле төрләрендә кеше һәм ат мөнәсәбәтендәге гармония, танылган атлар);

"Атлар - әкият һәм халык эпослары геройлары" (баһадир атлар, канатлы атлар, тылсымлы атлар һ.б.);

"Ат - кешенең тугры сугышчан дусты һәм көнкүрештә алыштыргысыз ярдәмчесе";

"Ат портреты".

Конкурста катнашу өчен MS Word форматында заявка бирелергә, анда катнашучы турында кыскача мәгълүмат булырга тиеш (катнашучының исем-отчество-фамилиясе, яше, яшәү урыны, әти-әнисенең я укытучысының эш урыны, телефоны, конкурска тәкъдим итә торган хезмәтнең темасы, атамасы). Заявкаларpresscenter@tatneft.ru электрон адресында кабул ителә.

Җибәрелә торган эшләр кимендә А4 форматында булырга тиеш. Бер катнашучыдан 3 эштән артык кабул ителми. Җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылачак.

Моннан тыш, ачык тавыш бирү юлы белән "Тамашачы күңеленә хуш килгән эш" ачыкланачак. Тавыш бирү өчен хезмәтләр "ВКонтакте" челтәренең "Конкурсы ПАО "Татнефть" төркеменә һәм Корпоротив социаль челтәргә куелачак. Тавыш бирү вакытында (ә ул 12 - 19 майда узачак) рәсемнәрнең авторлары күрсәтелми.

Рәсемнәрне түбәндәге адреста тапшырырга: 423450, Әлмәт шәһәре, Заслонов урамы, 20 нче йорт, 402 нче бүлмә, "Конкурс детского рисунка" дигән язу белән.

Бәйгенең Нигезләмәсе һәм шартлары белән Компания сайтының "Социальная политика" бүлегендә: https://www.tatneft.ru/sotsialnaya-politika/konkurs-detskogo-risunka/ һәм "ВКонтакте" челтәренең "Конкурсы ПАО "Татнефть" төркемендә: https://vk.com/ konkurs tatneft танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев