Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар конкурста катнаша ала

«Татнефть» компаниясе республикада Су саклау зоналары елы кысаларында «Табигать тере булганда, мин дә сәламәт» ("Жива природа - жив и я") балалар өчен рәсем бәйгесе игълан итә. "Суның тылсымлы дөньясы", "Һәрбер тамчыда тормыш" темаларына кагылышлы булган рәсем конкурсында дүрт яшьтән алып уналтыгача кадәр бала катнаша ала. Ул 12 апрельдән алып 12...


«Татнефть» компаниясе республикада Су саклау зоналары елы кысаларында «Табигать тере булганда, мин дә сәламәт» ("Жива природа - жив и я") балалар өчен рәсем бәйгесе игълан итә.

"Суның тылсымлы дөньясы", "Һәрбер тамчыда тормыш" темаларына кагылышлы булган рәсем конкурсында дүрт яшьтән алып уналтыгача кадәр бала катнаша ала.

Ул 12 апрельдән алып 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Тематикасы:

√ суның кеше тормышындагы роле;

√ туган якның елгалары һәм инешләре;

√ нефтьчеләр суга саклык белән карый;

√ суның сихри дөньясы: флора һәм фауна;

√ су - тормыш ул, чиста итеп саклыйк;

√ суны саклау - һәркемнең бурычы.

Рәсемгә таләпләр:

1. эшнең исеме һәм датасы;

2. авторның исеме һәм фамилиясе, яше;

3. яшәү урыны;

4. ата-ананың эш урыны;

5. элемтә өчен телефон.

Рәсемнәрне төрле материалдан (ватман, катыргы, тукыма) эшләргә һәм аны ясау буенча төрле буяулар куллану рөхсәт ителә. Рәсемнәргә нәтиҗә сәнгать күзлегеннән сыйфатлы булуы, бәйгенең тематикасына якын килүе һәм авторның иҗади карашы буенча бәяләнә.

Җиңүчеләр 24 майда билгеләнә. Диплом һәм бүләкләр яшь категориясе буенча: кечкенәләр төркеме дүрт яшьтән тугыз яшькәчә, уртача төркем ун яшьтән алып унөч яшькәчә һәм зурлар төркеме ундүрт яшьтән алып уналтыгача бирелә. Һәрбер яшь категориясендә икешәр беренче, икенче һәм өченче урыннар каралган. Шулай ук бәйгедә катнашучыларны: "Теманы оригиналь яктырту", "Юмор өчен", "Җаваплылык һәм патриотизм өчен", "Иң яшь катнашучы", "Оригиналь техник башкаручы", "Эчкерсезлек һәм тойгыларның ачыклык чагылышы" номинацияләре буенча махсус призлар көтә. Ә бәйгенең иң яхшы рәсеме Гран-прига ия булачак.

Бәйгенең нәтиҗәләре "Татнефть" компаниясенең официаль сайтында, республикада басылган чыганакларда һәм "Нефтяная газета"сының электрон вариантында яктыртылачак. Бәйгедә катнашучыларны "Тамашачы призы" да көтә. Аларга электрон рәвештә иң күп тавыш җыйган конкурсантлар лаек булачак.

Рәсемнәрне түбәндәге адреска җибәрергә:

Әлмәт шәһәре, Заслонов урамы, 20 нче йорт, 313 нче офис. Телефон: 373-192.

Тулырак мәгълүматны www.gazeta.tatneft.ru сайтының «Конкурслар» бүлегеннән укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X