Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, көрәк сайлыйбыз

Авылларда, шулай ук шәһәр тирәсендә үз йортлары белән яшәүчеләргә кышын да эш җитәрлек. Кыш әле башланып кына тора, бураннар да күп булыр. Көрәгең уңайлы булса, кар көрәүнең бер авырлыгы да юк. Көрәкләр зурлыгы буенча гына түгел, формасы, материалы белән дә аерыла. Аларны агач, пластик, корыч, алюминийдан ясыйлар. Иң еш кулланыла...

Авылларда, шулай ук шәһәр тирәсендә үз йортлары белән яшәүчеләргә кышын да эш җитәрлек. Кыш әле башланып кына тора, бураннар да күп булыр. Көрәгең уңайлы булса, кар көрәүнең бер авырлыгы да юк.


Көрәкләр зурлыгы буенча гына түгел, формасы, материалы белән дә аерыла. Аларны агач, пластик, корыч, алюминийдан ясыйлар. Иң еш кулланыла торганнары - агач һәм алюминий. Корычтан аермалы буларак, алар күгәрми, арзанрак тора. Кар көри торган көрәккә беренче таләп - ул җиңел булырга тиеш.

Алюминий көрәк җиңел, нык, шуңа еш кулланыла. Аны түбә япканнан калган калайдан үзегез дә ясап куя аласыз.

Агач көрәк элек еш кулланыла иде. Ул җепшек көнне кар көрәгәндә тиз юешләнә, бозлана. Агач көрәк дымнан курка, шуңа аны балавыз белән ышкып торырга киңәш итәләр.

Корыч көрәк ишегалды зур булмаганда гына үзен аклый. Ул авыррак, әмма чыдам. Аның каравы, бозланып каткан карны да яхшы чистарта. Хатын-кызларга, балаларга бу көрәк авыр булачак. Тутыкмый торган корычка өстенлек бирергә кирәк.

Пластик көрәк иң җиңеле, шуңа аны зуррак итеп ясыйлар. Ул яңа яуган карны көрәү өчен яхшы. Пластикка җепшек кар ябышмый. Әмма ул озак хезмәт итми, ничек кенә саклап тотсаң да, вакыт узу белән ярыла. Хәзер бәрелүгә чыдам көрәкләр дә чыкты. Мондыйлары кыйммәтрәк тора.

Көрәк зуррак булган саен, эшне тизрәк бетерәсең кебек тоела. Әмма монда үзеңнең көчеңә карап эш йөртергә кирәк. Гадәти көрәк ян-ягы 40 сантиметрлы шакмак формасында була. Аның җиңеләйтелгән варианты - зуррак ягы 40 сантиметр формалы турыпочмак. Мондый көрәк уңайлырак.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев