Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, моны белү файдалы: Талпаннан ничек сакланырга? (Роспотребнадзор киңәшләре)

Инде 12 меңләп россияле медицина учреждениеләренә талпан кадалуга зар белдереп мөрәҗәгать иткән. Медицина учреждениеләренә талпаннан зыян күргән 12 меңләп россияле мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүматларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җиткерә. Ведомствода 16 марттан башлап, талпан тешләүдән таралучы вирус энцефалиты һәм башка инфекцияләр буенча атналык...

Инде 12 меңләп россияле медицина учреждениеләренә талпан кадалуга зар белдереп мөрәҗәгать иткән.

Медицина учреждениеләренә талпаннан зыян күргән 12 меңләп россияле мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүматларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җиткерә.

Ведомствода 16 марттан башлап, талпан тешләүдән таралучы вирус энцефалиты һәм башка инфекцияләр буенча атналык мониторинг алып барыла. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сәламәтлек саклау учреждениеләре кеше тәненнән алган һәр талпанны энцефалит һәм талпан боррелиозы вирусына тикшерәләр, болар кеше үлеменә китерергә мөмкин авырулар.

Моннан тыш, шәһәр паркларында һәм урман массивларында эшкәртүләр башланган. Бу эшләр 78 мең гектарда башкарылган. Барлыгы эшкәртүгә 120 мең гектар билгеләнгән, бу узган елгыдан 30 процентка артык.

Табигатьтә бәйрәм ясаучы россиялеләргә Роспотребнадзор гади генә саклык чаралары күрүне киңәш итә:


- табигатькә чыкканда тәнгә сыланып торган кием кияргә;
- чирәмгә утырмаска һәм ятмаска, талпан киемгә ябышып һәрчак өскә үрмәли;

- талпанны куркыта торган препаратлар (репеллентлар) кулланырга, алар аптекаларда һәм супермаркетларда бар;
- һәр 10-15 минут саен үзегезне, киемегезне, талпан качардай яка асларын, җөйләрне тикшереп, кагынгалап торырга;
- йөреп кайтканнан соң, йорт хайваннарын карарга;
- әгәр дә талпан ябышкан икән, тиз арада поликлиникага яки травмпунктка мөрәҗәгать итәргә;
- талпанны алган булсагыз, һичшиксез, тикшерүгә тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев