Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, уяу булыгыз! Пенсия фонды хезмәткәрләре фатирлар буенча йөрми

Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән. Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте...

Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән.

Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикабыз гражданнарын шул рәвешле алдарга омтылучылар шулай ук булган.

Шуны белеп торыгыз:

* Әгәр дә пенсионер үзенең пенсиясен, гадәттә, айның беренче яртысында, әйтик, 3-12 числоларда ала торган булса, өстәмә түләнә торган 5 мең сумны аңа 13 гыйнвардан соң, ләкин 28 гыйнвардан да соңармый алып киләчәкләр. Димәк, мондый очракта пенсионерлар гыйнварда ике тапкыр пенсия алачак - башта үз пенсиясен, аннан соң бер тапкыр түләнә торган 5 мең сумны.


* Пенсияләрен саклау кассалары аша алучыларга 5 мең сум пенсия шәхси счетына күчереләчәк.

* 5 мең сумны алу өчен бернинди гариза тутыру кирәкми. Ул автомат рәвештә күчерелә. Кем дә булса пенсионер турында шәхси мәгълүмат белән кызыксына икән, бу - мошенниклар.

* Пенсия фонды хезмәткәрләре фатирлар буенча йөрми, нинди дә булса сылтамалар аша күчәргә кушып, электрон хатлар юлламый, банк мәгълүматларын сорамый.

Игътибарлы булыгыз! Шикләр уята торган кешеләр мөрәҗәгать итә калса, шунда ук полициягә хәбәр салыгыз.

- Ноябрь-декабрь айларында пенсионерларга 5 мең сумны күчерү өчен банк карталарының номерларын һәм картаның артындагы кодын сорап шалтыратучылар булган. Моның белән бәйле рәвештә без гражданнарны игътибарлы булырга кисәтеп, мөрәҗәгатьләр дә тараткан идек. Гыйнварда мондый очраклар булуы турында әлегә хәбәр итүчеләр юк. Әмма шуны әйтәсебез килә: Пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөрми һәм хисап счетлары турындагы мәгълүматларны сорамый, - диделәр матбугат хезмәтендә.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев