Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сак булыгыз! Томан көтелә

Татарстанда 10 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Фаразланган һава шартлары нәтиҗәсендә республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан, төшү-менү үрләреннән үтү кыенлашуы мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен кисәтү...

Татарстанда 10 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Фаразланган һава шартлары нәтиҗәсендә республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан, төшү-менү үрләреннән үтү кыенлашуы мөмкин.
Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен кисәтү итеп берничә тапкыр тормоз педаленә басарга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрнең автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала.

Җәяүлеләргә юлларны җәяүлеләр кичүе аша булган урыннарда гына чыгарга, килеп баручы транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска кирәклеге исләренә төшерелә. Тайгак, кар каплаган һәм күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк.
Табигатьтә ял итәргә яратучыларга элемтә чараларының, навигация җиһазларының төзекләрен тәэмин итүе мөһим. Күз күреме начар булганда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрү мөһимлеген истән чыгарырга ярамый.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев