Заман сулышы

Лениногорскилылар Шамил бикчуринны искә ала

Әгәр исән булса, язучы Шамил Мотыйгулла улы Бикчуринга 3 гыйнварда 85 яшь тулган булыр иде. Иде дибез, чөнки ул 63 ел гына яшәп, 1991 елның 16 гыйнварында арабыздан китеп, җир куенына иңдерелде. Талантлы язучы үзенең яшәү дәверендә халкыбыз, аеруча Татарстан нефтьчеләре, эшче-төзүчеләре, белгечләре һәм башка һөнәр ияләре турында яшь буын...

Әгәр исән булса, язучы Шамил Мотыйгулла улы Бикчуринга 3 гыйнварда 85 яшь тулган булыр иде. Иде дибез, чөнки ул 63 ел гына яшәп, 1991 елның 16 гыйнварында арабыздан китеп, җир куенына иңдерелде.


Талантлы язучы үзенең яшәү дәверендә халкыбыз, аеруча Татарстан нефтьчеләре, эшче-төзүчеләре, белгечләре һәм башка һөнәр ияләре турында яшь буын да кызыксынып укырлык, аларны җәлеп итәрлек очерк-хикәяләрен, романнарын, сәхнә әсәрләрен язып калдырды.
... Ветеран-нефтьче, шулай ук, газетның актив хәбәрчесе буларак билгеле Вилен Тютеев белән Шамил Бикчуринның дуслашуына да нәкъ менә нефть сәбәпче була да инде. Төгәлрәге, язучының нефтьчеләрнең эшләре, төрле милләт вәкилләренең үзара дуслыклары, тормыш-көнкүрешләре турында кызыксынуы, Вилен Фәйзиевичның бик теләп эшләре, тырыш хезмәткәрләре турында сөйләве аларны үзара бәйли.
- Нефтьчеләрнең эше, тормышы турында аның кебек аңлап, төгәл язучы булмады һәм юк та. -Ул бик гади, милли җанлы, теләсә кем белән тиз арада уртак тел таба ала торган, туры сүзле булды. Күзгә карап, синең турында нәрсә уйлаганын әйтеп биргәнен күпләр яратмаса да, хөрмәткә лаек кеше иде, - дип искә ала Вилен Тютеев дусты Шамилне.
- 1965 елны атаклы җырчы Фәридә Кудашева концерт белән килә дигәч, бөтен Лениногорск аны зур түземсезлек белән көтте. Татарстанның, Башкортстанның халык җырчысын күп кеше күрәсе килгән бугай, билетлар бик тиз сатылып беткән, без алырга җыенганда юк иде инде. Иртәгә концерт буласы көнне Шамил шалтырата.
- Нәрсә, иртәгә концертка барасыңмы? - ди.
- Барасы иде дә, билетлар калмаган бит, - дим.
- Миндә дүрт кешелек чакыру бар, хатының белән кил, - диде.
Фойеда очрашып, урыннарга кереп утырдык. Шамил концерт башланганчы сәхнәгә менеп, аларны сәламләде. Тәнәфес вакытында миңа килде дә, шыпырт кына колагыма:
- Концерт тәмамлангач, мине чакырдылар, икәү керербез, яме,- диде.
Мин ризалыштым. Хатыннарыбызга: "Безне көтеп торыгыз, хәзер чыгабыз," - дидек тә, сәхнә артына кереп киттек. Фәридә Кудашева, аның төркемендәге артистлар белән, гармун уйнап, җырлап утырып, (Шамил бик матур җырлый иде) вакыт узганын сизмәгәнбез дә. Без өйгә кайтканда иртәнге өч иде инде, - дип хатирәләре белән уртаклашты Вилен Тютеев.
-Себердә эшләгән елларда да без аның белән элемтәне өзмәдек. "Тирән катлам" романында ул нәкъ менә Себер якларына "кара алтын" чыгарырга килгән якташларның фидакарь хезмәтен сурәтли.
Безнең төбәктәге атаклы нефтьче Абдуллинар династиясе турында "Кара чишмә" дип аталган очеркы "Казан утлары" журналында дөнья күргән иде. Мин аның белән дус булуыма, кайбер әсәрләренең сюжеты мин сөйләгәннәргә корылганга шатланам, горурланам, аны сагынып искә алам, -ди нефтьче-ветеран.
РЕДАКЦИЯДӘН: Шамил ага Бикчуринның хатыны да мәрхүм булгач, без язучының юбилее турында онытып җибәрә язганбыз. Гайшә апа исән булса, кыш башланганчы ук бер кочак фото, язмалар күтәреп, редакциягә килеп: "Шамилемнең туган көне җитә бит, искә алыйк", дип әйтер иде. Әмма ул юк...
Нәкъ менә быел - юбилей елында Шамил Бикчурин премиясенә лаеклыларны билгеләү бик тә урынлы булыр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: