Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар татарча диктант яза ала

23 апрельдә татар телен белүдә сыналып булачак. Быел беренче тапкыр татарча «Бердәм диктант» үткәрелә. Бәйгедә катнашучылар Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзек язачаклар. Акция оештырылачак мәйданнарның төгәл исемлеге билгеле булды. Ул Казанда берничә урында, шулай ук республика районнарындагы медицина училищесы һәм колледжларында язып булачак, безгә якын шәһәрләр - Әлмәттә Шевченко...

23 апрельдә татар телен белүдә сыналып булачак. Быел беренче тапкыр татарча «Бердәм диктант» үткәрелә.
Бәйгедә катнашучылар Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзек язачаклар. Акция оештырылачак мәйданнарның төгәл исемлеге билгеле булды. Ул Казанда берничә урында, шулай ук республика районнарындагы медицина училищесы һәм колледжларында язып булачак, безгә якын шәһәрләр - Әлмәттә Шевченко урамы, 2 "Г"һәм Бөгелмәдә Калинин урамы, 72нче йорт адресы буенча.
Катнашу өчен сайтта теркәлү мәҗбүри түгел. Бу процедура оештыручы тарафыннан катнашучылар исәбен күзәтү өчен генә үткәрелә.
«Бердәм диктантны» язарга татар теле язмышына битараф булмаган барча кешене чакыралар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев