Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Ватан тарихы буенча Бөтенроссия тестында катнашты (фото)

Тест үтү өчен мәйданчык итеп Лениногорскиның 2нче номерлы мәктәбе алынды. Бирегә мәктәп, һөнәри училище, югары уку йортлары укучылары һәм катнашырга теләк белдергән ата-аналар җыелган иде. - Ватан тарихы буенча Бөтенроссия тесты "Көн дә Россия белән горурланам" яшьләр Парламентының федераль проекты кысаларында 2015 елдан бирле үткәрелә. Бүген Россиянең 85 субъектында да...

Тест үтү өчен мәйданчык итеп Лениногорскиның 2нче номерлы мәктәбе алынды. Бирегә мәктәп, һөнәри училище, югары уку йортлары укучылары һәм катнашырга теләк белдергән ата-аналар җыелган иде.

- Ватан тарихы буенча Бөтенроссия тесты "Көн дә Россия белән горурланам" яшьләр Парламентының федераль проекты кысаларында 2015 елдан бирле үткәрелә. Бүген Россиянең 85 субъектында да тест узачак. Акциянең максаты - яшьләр арасында Ватаныбыз каһарманнарын популярлаштыру, Ватан тарихын дөрес яктан күрсәтү, - диде үз чыгышында 2нче мәктәп директоры Ольга Платонова.

Тест битләрен тараттылар. Анда 40 сорау һәм 4 җавап. Шуларның берсе генә дөрес.Сайлап алырга кирәк.Һәр катнашучыга теркәлү өчен индификацион номер бирделәр. Җавап биргән вакытта китап, интернет белән кулланырга тоела, шулай ук сөйләшергә ярамый. Дөрес җавап өчен бер балл бирелә.
Эшләрне волонтерлар тикшерәчәк. Нәтиҗәләрне индентификацион номер ярдәмендә КДГР.РФ сайтында 27 ноябрь белергә була.
Сораулар бик җиңелләрдән түгел. Россия тарихының төрле чорларына кагыла иде. Илебез тарихының кайбер вакыйгаларын кабатларга икән, дигән фикер белән эшемне волонтерларга тапшырып калдырдым. Иртәгә һичшиксез сайтка кереп, үз нәтиҗәләремне карармын.

Лиана Габидулина


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев