Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 2016 елның соңгы атнасына Йолдызнамә

26 декабрь - 1 гыйнвар. КУЧКАР (21.03.-20.04.)лар, тиешле дәрәҗәдә тырышсалар, куйган максатларына ирешә алачаклар, дип шатландырырга ашыга йолдызлар. Гомумән, бу вакыт, үзләренә ни кирәген төгәл белүчеләр өчен иң яхшы ара. Һөнәри өлкә дә, тормышның башка яклары дә чәчәк атарга охшап тора. Сәламәтлек турында гына онытмагыз, берүк. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04.-21.05)ларга бу атнаны...

26 декабрь - 1 гыйнвар.

КУЧКАР (21.03.-20.04.)лар, тиешле дәрәҗәдә тырышсалар, куйган максатларына ирешә алачаклар, дип шатландырырга ашыга йолдызлар. Гомумән, бу вакыт, үзләренә ни кирәген төгәл белүчеләр өчен иң яхшы ара. Һөнәри өлкә дә, тормышның башка яклары дә чәчәк атарга охшап тора. Сәламәтлек турында гына онытмагыз, берүк.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04.-21.05)ларга бу атнаны йолдызлар укуда, ни дә булса өйрәнүдә үткәрергә киңәш итә. Уйларыгызны тәртипкә китереп, үзегез өчен яңа тормыш кануннары булдырыгыз. Атна барышында сәламәтлегегез турында онытып җибәрә күрмәгез. Көнкүреш приборлары белән сак булыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05.-21.06.)ләрнең гаилә хәлләре буталып китәргә мөмкин, ди йолдызлар. Моның сәбәбе - әйткән сүз белән үтәлгән, дөресрәге, үтәлмәгән эшнең каршылыгында. Тәнкыйтькә артык бирелмичә, бу хәлдән чыгу юлларын эзләгез. Сөйләшеп булмый икән - әңгәмәне соңрак вакытка калдырыгыз.

КЫСЛА (22.06.-22.07.)ларга бу атнада сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга куша йолдызлар. Профилактик чаралар, организмны чистарту процедуралары үткәрү өчен уңай вакыт. Мөмкин булганча, эштә дә ял итеп алыгыз. Гаиләле Кыслалар, сөйгәнегезнең сүзләренә колак салырга, аларга буйсынырга тырышыгыз. Вакытыгызны бергә үткәрегез.

АРЫСЛАН (23.07.-22.08.)нар Яңа ел алдыннан өйләрен тәртипкә китерү, бизәү, кирәкмәгән нәрсәләрдән котылу белән мәшгуль булыр, мөгаен. Болай эшләү күңелегезне дә күтәреп җибәрер, файдалы да булып куяр. Балаларыгыз һәм сөйгәнегез белән аралар бик үк тыныч булмаска охшаган.

КЫЗ (23.08.-22.09.)лар бу атнада иҗади күтәрелеш дулкынында булырлар. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртергә теләрсез. Үзгәрешләрне тирә-юньдәгеләр сизми калмас. Моңа бәйле рәвештә, романтик рухтагы танышулар да булачак, ди йолдызлар.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10.)ләргә йолдызлар бу атнадагы барлык сөйләшүләргә игътибарлы булырга куша. Буш сүзләрдән, гомумән, ерак торыгыз. Тәнкыйть сүзләре генә сөйләргә тырышучыларны да күрмәскә һәм ишетмәскә тырышыгыз. Иң мөһиме, үзегез дә беләсездер, гаиләгез һәм өегез. Бәйрәмнәр алдыннан үзара ярдәмләшеп, Яңа елга күтәренке кәеф белән аяк басыгыз.

ЧАЯН (24.10-22.11.)нар бу атнада акчаның ком яки су кебек китү сәләтенә ия булуына тагын бер кат инанырлар. Сезне вак-төяк, ләкин соңыннан зур гына суммага җыелачак әйберләрне сатып алу көтә. Йолдызлар фикеренчә, урлау, акча югалту очраклары да булырга мөмкин. Шул ук вакытта әлеге вакыт аралыгында дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән очрашулар бик күп шатлык хисләре бүләк итәр.

УКЧЫ (23.11.-21.11.)лар бу атнада яхшы матди хәлнең никадәр уңайлы булуын сизәрләр. Өстәлдәге сый-нигъмәтләр, яхшы бүләкләр күңелне күтәрә, әлбәттә. Тик менә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр гел генә тигез бармый шул: хезмәттәшләрегез, җитәкчегез белән аралар киеренкеләнергә мөмкин.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12.-18.01.)ләр бу атнада көчле энергетик агым сизәрләр. Димәк, моңа кадәр кыюсыз, оялчан булгансыз икән, хәзер холкыгызның бу яклары өстендә эшләү һәм аларны җиңү өчен иң яхшы вакыт. Мондый сыйфатлар сезгә хас түгел икән, тормышыгызга яңалыклар кертүгә алыныгыз. Тирә-юньдәгеләргә үзегез турында белгертергә ашыгыгыз.

СУКОЯР (19.01.-18.02.)ларга йолдызлар дөнья шаукымыннан, мәшәкатьләреннән арынып, туктап, тирә-юньгә күз ташларга куша. Мондый минутларда кеше үзенә һич көтелмәгән ачышлар ясый

алуы һәрберебезгә дә мәгълүм бит. Сукоярларның никадәр романтик булуларын исәпкә алсаң, бигрәк тә. Бу вакытта төрле буталчык сорауларга җавап эзләү дә нәтиҗәле булырга мөмкин.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бу атнаны йолдызлар бәйрәмчә шау-шу, күңелле мәшәкатьләр белән үткәрергә киңәш итә. Бу арада сезнең өчен фикердәшләрегез аеруча якын булыр. Аның каравы, һөнәри өлкәдә артык алга китеш сизелми. Төртмә, тәнкыйть сүзләре сөйләүдән тыелып торыгыз: дәшми калуның күп очракта иң кыйммәтле нәрсә булуын истән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев